Эчтәлек

Россия Дәүләт советының 1865 ел 22 ноябрь карарын император Александр II раславына нигезләнеп оештырыла, 1866 елның 1 гыйнварында ачыла.

Дәүләт контролёры һәм Россия Дәүләт контроле советына буйсына.

Беренчел финанс документлары буенча хисап бирүне тикшерә, кануннарны дөрес куллануга, губерналардагы дәүләт пр-тиеләре һәм учреждениеләренең акча средстволарын тотуының законлылыгына һәм дөреслегенә күзәтчелек итә, казначейлыкка, кассаларга һәм барлык җирле акча әйләнешләренә ревизия ясый. Кирәк булса, үз вәкилләрен казна палатасының гомуми кабулханәләренә җибәрә, Дәүләт күзәтү-тикшерү үзәк органнары кушуы буенча сметалар һ.б. финанс материалларын карауда катнаша.

Түбәндәге бүлекчәләре була: акциз; урман һәм халык мәгарифе; юллар; эчке эшләр, юстиция һәм дәүләт контроле органнары; почта; азык-төлек; Финанс, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы органнары; артиллерия һәм инженерия; акча; мөлкәтләр; фактик ревизия; сәркәтиплек бүлеге.

Казан губернасы күзәтү-тикшерү палатасына түбәндәгеләр керә: идарәче, аның ярдәмчесе, өлкән һәм кече ревизорлар, исәп-хисап ясау түрәләре һ.б. (барлыгы 80 кеше, 1913).

Казан Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советының 1918 ел 10 март карары һәм РСФСР Халык комиссарлары советының 1918 ел 1 ноябрь Декреты нигезендә бетерелә.

Әдәбият

Коняев А. Финансовый контроль в дореволюционной России. М., 1959.

Е.Б.Долгов