Б.А.Арбузов тырышлыгы белән Казан университетында (Й.Ю.Сәмитов, 1958) һәм СССР ФА Казан филиалының Органик химия институтында (1965) ТМР ысулы ярдәмендә физик-химик тикшеренүләр башлана.

  • СССРда беренче тапкыр ТМР-спектрометрлары төзелә (Й.Ю.Сәмитов, Т.В.Зыкова, А.В.Аганов һ.б.),
  • молекулаларның фәзаи структурасы урнашуның теоретик һәм эксперименталь алымнары эшләнә (Й.Ю.Сәмитов, Р.М.Әминова, А.А.Мусина, А.В.Аганов, Т.В.Зыкова, Т.А.Зябликова, Ш.К.Латыйпов, Ф.Х.Каратаева һ.б.),
  • селектив релаксация һәм ике үлчәнешле спектроскопия алымнарын куллануны да кертеп, молекуляр кабат төркемләнүләрнең кинетика һәм динамикалары тикшерелә (Й.Ю.Сәмитов, А.В.Аганов, В.В.Клочков һ.б.).

Күпсанлы спектр-структур корреляцияләр төзелә. Беренче тапкыр биологик тукымаларда эрегән инерт газларның төшләрендә тикшеренүләр үткәрелә (Р.К.Мәҗитов, А.В.Ильясов һ.б.).

ТКР мәгълүматлары буенча азот кушылмалары молекуларында электроннар тыгызлыгы бүленеше, ТКР ешлыкларының һәм реакциягә керү сәләте константаларының корреляциясе билгеләнә (И.А.Сафин, Д.Я.Осокин һ.б.).

И.А.Сафин һәм Д.Я.Осокинның «Азот кушылмаларында төш квадруполь резонансы» («Ядерный квадрупольный резонанс в соединениях азота», М., 1977) монографиясе бастырып чыгарыла.