Терлек азыгы, сидерат һәм декоратив культура буларак үстерелә. Якынча 100 төре билгеле.

Татарстан территориясендә 4 төре бар:

  • гибрид люпин (декоратив үсемлек буларак үстерелә);
  • күп яфраклы люпин (күпьеллык агулы дару үләне; болыннарда, кырлар, урман кырыйлары, юл буйларында очрый; үсемлекнең барлык өлешендә дә ачы һәм агулы алкаидлар: люпинин, люпинидин бар);
  • тар яфраклы люпин яисә зәңгәр люпин һәм ак люпин (берьеллык төрләре).

Электән берьеллык люпинның орлыкларын ашамлык һәм терлек азыгы итеп кулланганнар. Люпинның барлык төрләре дә аксымга бай. 1 кг яшел терлек азыгында 0,09 азык берәмлеге һәм 12 г үзләштерелә торган протеин, силоста – 0,16 һәм 12, орлыкта 1,16 азык берәмлеге һәм 320 үзләштерелә торган протеин бар. Терлеккә ашату өчен алкалоидсыз ачы булмаган сортлары, шулай ук орлыкларында алкалоидлар 0,025-0,1% тан артык булмаган терлек азыгы сортлары (люпинның 0,1-0,3% алкалоидлар булган сортлары силос итеп ашату өчен кулланыла) яраклы.

Ачы люпин (1-2% алкалоидлы) бары тик яшел ашлама буларак кына үстерелә.

Люпин дым ярата, туфракка тәлапчән түгел, ләкин сазлыклы һәм известькә бай туфракларда начар үсә.

Казан губернасында люпин яшел ашлама буларак беренче тапкыр 1854 елда чәчелә, 1 дисәтинә җирдән сары люпинның яшел массасы 3137-3880 пот, зәңгәр люпинның – 2817-3819 пот тәшкил итә.

Казан авыл хуҗалыгы институты һәм Арча районының Молотов исемендәге колхозының сорт сынау тәҗрибәләрендә яшел массаның уңышы 1954 елда – сары люпин. 1 га дан 169 ц, зәңгәр люпин – 194 ц, 1955 елда – сары люпин – 270,3 ц, зәңгәр люпин – 362,5 ц тәшкил итә.

Сидерат люпин пары җиренә чәчелгән арышның уңышы 7,1-35,5% ка арта. ТРда яшел ашлама буларак иң әһәмиятлесе – тар яфраклы люпин һәм сары люпин.

Тар яфраклы люпин – зәңгәр, шәмәхә, алсу, ак төстәге иссез чәчәкле. Орлыклары бөресыман, мәрмәр төсендә; абсолют авырлыгы 160-200 г. Өлгергән кузаклары коңгырт сары төстә. Үсемлекнең биеклеге 1,5 м га кадәр җитә. Алсу чәчәкле сортлары тиз өлгерешле, сабаклары зәңгәр чәчәклегә караганда биегрәк.

Сары люпин – комлы туфраклар өчен иң яхшы сидерат үсемлек, чәчәкләре сары, тәмле исле. Орлыклары түгәрәк – бөресыман, ике катлы, алсу, кара нокталы көрән яисә мәрмәр төсендә; абсолют авырлыгы 130-150 г. 5°С температурада шыта, 9-11 көндә тишелеп чыга.

Тар яфраклы люпин -9°С ка кадәр салкынга чыдам, ТРның төньяк районнарында да өлгерә, вегетация чоры кыскарак, яшел массасы күп була. Үзәк тамыр системалы. Сөрү катламын тирәнәйтү, фосфорлы һәм калийлы ашламаларны (1 га өчен 60-80 кг) күбрәк кертү отышлы.

Иртә өлгерешле язгы культураларны чәчә башлагач, 5 көннән соң гадәти рәтләргә яисә тар рәтле ысул белән чәчәләр (иң яхшысы җитен чәчкеч белән); орлыкларның чәчү нормасы (1 кг/га исәбеннән): яшел ашлама яисә терлек азыгы буларак тар яфраклы люпин яки ак чәчәкле люпин – 200-250, сары люпин яисә ак люпин – 140-160; орлык өчен тоташ рәтле итеп чәчелгән тар яфраклы люпин – якынча 150, 2-3 см тирәнлеккә чәчелә. Яшел массаны 15-16 см, җиңел туфракларда 20-22 см тирәнлеккә көзге чәчүгә кадәр 30 көн алдан сөреп күмдерәләр. Сентябрь башында тулысынча өлгерә. 80-90% орлыклары көрән төскә кергәч җыела, уңышы 1 га дан 16-18 ц чыга. Күпьеллык люпин язгы бөртекле культуралар чәчелгәннән соң чәчелә.

ТРда ак люпинның – «Дельта» (2001), тар яфраклы люпинның – «Кристалл» (2004) сортлары районлаштырылган.