Эчтәлек

Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, ураза тоту тәмамлану хөрмәтенә уздырыла. Ислам динендә ике олугъ бәйрәмнең (Корбан бәйрәме белән бергә) берсе. Өч көн дәвам итә.

Аның тәртибе барлык мөселман халыкларында да бердәй: мәчеттә (яки аның янында) җәмәгать белән укыла торган иртәнге бәйрәм намазы; аннары мәчеттәге күпчелек мөселманнар бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, фәкыйрьләргә хәер-сәдака өләшәләр (зәкәт әл-фитр); хатын-кызлар өйдә бәйрәм сые әзерли.

Ураза бәйрәме көннәрендә туган-тумача белән очрашулар, бәйрәм ашлары үткәрү, ата-бабаларның каберләрен зиярат кылу, мәрхүмнәрне искә алу гадәткә кергән.

Әдәбият

Татары. М., 2001; 

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991;

Али-заде А.А. Исламский энциклопедический словарь. М., 2007.