Эчтәлек

«Татар халкы ижаты» җыентыгы. 1-13 томлар, 1976-1993 еллар

Фольклор, нигездә, өч төркемгә бүленә:

  • халык авыз иҗаты (халыкның поэтик иҗаты),
  • музыкаль иҗат,
  • халык биюләре.

Язу барлыкка килү белән тарихи яктан халык авыз иҗаты белән бәйле әдәбият барлыкка килә. Фольклор терминын фәнгә 1846 елда инглиз галиме В.Томсон кертә.

Татар филологиясендә фольклор терминын тәүге тапкыр 1926 елда Г.Рәхим куллана. Элегрәк «халык әдәбияты», «халык иҗаты» төшенчәләре дә әйләнештә була. 1950 еллар уртасыннан, фәндә фольклор термины белән бергә «татар халык иҗаты» термины да киң тарала.

Халык авыз иҗаты эпос һәм лирикага бүленә. Эпоска архаик-героик («Ак күбек», «Алтаин Саин Сөмә» һ.б.), тарихи («Идегәй» һ.б.) һәм мәхәббәт-лирик («Кузы Күрпәч белән Баянсылу» һ.б.) тематикалы дастаннар керә. Татар фольклорының шактый өлешен халык лирикасы тәшкил итә. Хуҗалык эшләре һәм гаилә тормышы белән бәйле йолалар вакытында йола җырлары башкарыла. Яңа елны каршылау уңаеннан уздырыла торган Нәүрүз бәйрәме белән бәйле җырлар, борынгы бәйрәм йолаларын яңадан торгызганда башкарыла торган туй җырлары сакланган. 1920–1930 елларда йола җырларына нигезләнеп, яшьләрнең җырлы-биюле уеннары вакытында, кич утырганда (кара Аулак өй) башкарыла торган уен җырлары («Челтәр элдем читәнгә» һ.б.) формалаша, 1950 елларга кадәр кулланышта булалар.

Татар проза фольклорында әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан әһәмиятле урыннарның берсен әкиятләр алып тора. Хайваннар турында («Аю белән Хатын» һ.б.) һәм тылсымлы («Таңбатыр» һ.б.) әкиятләр борынгы заманнарда барлыкка килеп, шул заман кешесенең фикерләү үзенчәлекләрен чагылдыралар.

Лиро-эпик жанрның үзенчәлекле төре — тарихи җырлар («Качкын Хәмидулла», «Лашман бәетләре» һ.б.). Тарихи җырларның эчтәлеге сугышларга, социаль һәм милли җәберләүләргә, төрле катлау кешеләренең тормыш-көнкүреш хәлләренә, аерым шәхесләрнең язмышларына бәйле.

Охшаш тематика кайбер лиро-эпик жанрларга хас: риваятьләр — реаль фактларга һәм вакыйгаларга еш кына хыялый уйдырмалар өстәп, аларны дөреслеккә охшатып, телдән сөйләнә торган хикәяләр («Болгар каласының корылуы» һ.б.); легендалар — дөреслеккә дәгъва итүче фантастик характердагы хикәяләр («Җир ничек яралган» һ.б.); бәетләрдә эмоциональ яктан бай итеп фаҗигале язмышлар, дөнья, яшәү һәм үлем турында лирик уйланулар бәян ителә («Урта Тигәнәле бәете» һ.б.); мөнәҗәтләрнең асылында Аллаһка һәм аның пәйгамбәрләренә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята («Йә Рәсүлем»).

Фольклорда драма дип атарлык үзенчәлекле әсәрләр сакланмаган. Аның кайбер элементлары йола һәм уен җырлары, бию такмакларында («Әнисә» һ.б.), диалог рәвешендәге кыска җырларда («Җырлыйк әле, җырлыйк әле»), героик-эпик «Идегәй» дастанында һ.б. күзәтелә.

Татар фольклорында афористик жанрлар системасы формалаша: мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, им-томнар һ.б.

Фольклорны туплау, теркәү, бастыру, тикшерү, тасвирлау һәм классификацияләү белән фольклористика фәне шөгыльләнә.

Борынгы төрки-татар фольклоры VI–VIII йөзләрдәге Орхон-Енисей ташъязма истәлекләрдә теркәлгән. Болгар чоры (X йөз) легендалары һәм риваятьләре Ибне Фазлан, әл-Гарнати (мәсәлән, алыплар турында) әсәрләрендә китерелә; төрки шагыйрь Й.Баласагунинең «Котадгу белег» («Игелекле белем», 1069/70) поэмасында төрки мәкаль һәм әйтемнәр; Урта Азия галим-филологы Мәхмүд Кашгаринең «Диване лөгать әт-төрк» (1072–1074) сүзлегендә төрки кабиләләрнең, шул исәптән Идел буе болгарларының йола һәм лирик җырлары, героик эпос әсәрләреннән өзекләр, тарихи риваятьләре һәм легендалары китерелгән. Алтын Урда чорында төрки-татар фольклорының аерым үрнәкләре Европа сәяхәтче-галимнәре Плано Карпини, Марко Поло язмаларында теркәлгән. Казан ханлыгы чоры татар фольклоры аз өйрәнелгән.

Татар фольклористикасына, фән буларак, К.Насыйри нигез сала. Тарихта беренчеләрдән булып, ул татар фольклорына караган материалларны туплый, тикшерә һәм бастыра. Татар фольклористикасы үсешенә шәркыятьче галим-тюрколог В.В.Радлов зур өлеш кертә. Аның Себер һәм Алтайга экспедицияләре вакытында туплаган материалы 10 томлы «Төрки кабиләләрнең әдәбият үрнәкләре» җыентыгының (1866–1907) 4 нче томына кергән (1872).

XX йөз башында Казанда 87 фольклор җыентыгы нәшер ителә; Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирханның халык иҗатлары турында махсус мәкаләләр барлыкка килә. Әдәбият белгече Г.Рәхимнең «Халык әдәмиятымызга бер караш» («Аң» журналында басыла, 1914, №14) мәкаләсе татар фольклористикасы үсешендә мөһим этапка әверелә.

1939 елда ТАССР ХКС каршындагы Татар тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында (хәзер ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) Х.Х.Ярми җитәкчелегендә фольклор төркеме булдырыла (1968 елдан — сектор, 1988 елдан — бүлек). Төркем Себергә, Татарстан районнарына фольклор экспедицияләре оештыра. Экспедицияләр нәтиҗәләре буенча Фольклор материаллары җыентыклары нәшер ителә: «Татар халык әкиятләре» (1946), «Бәетләр» (1960), «Татар халык җырлары. Лирик җырлар. Йола җырлары» (1965), «Татар халык иҗаты» (1951) һ.б. 1976–1993 елларда бүлек тарафыннан татар Фольклорының фундаменталь жанрларын эченә алган 13 томлы «Татар халык иҗаты» дөнья күрә.

Татар фольклорын җыю, фольклор әсәрләрен туплап нәшер итү белән язучы һәм галим, фундаменталь фәнни хезмәтләр авторы Н.Исәнбәт шөгыльләнә («Татар халык мәкальләре». 1–3 т., К., 1959–67; «Татар халык табышмаклары», К., 1970; «Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен», К., 1984). А.Яхин татар Фольклоры әсәрләрен һәм жанрларын системага сала.

XVI йөздән алып хәзерге вакытка кадәр татар фольклористикасы тарихын фольклорчы һәм әдәбиятчы галимнәр Х.Ярми, Ф.Урманчеев, Л.Җамалетдинов, И.Надиров, Х.Мәхмүтов һ.б. өйрәнәләр. Татар фольклористикасы үсешендә татар халкының җыр иҗаты турында монографияләр нәшер итү кебек яңа юнәлеш барлыкка килә (И.И.Надировның «Халык һәм җыр», 1960; Х.Ярминең «Татар халкының поэтик иҗаты», 1967).

2010 елдан бүлек хезмәткәрләре тарафыннан татар телендә татар Фольклоры жанрларын эченә алган 25 томлы «Татар халык иҗаты», рус телендә 15 томлы «Татарское народное творчество» җыентыкларын әзерләү буенча эш алып барыла.

Татар фольклористикасын өйрәнүгә Казан университеты профессоры М.Х.Бакиров зур өлеш кертә. Аның «Татар фольклоры» («Татарский фольклор») китабы (2013) татар халык авыз иҗатын тәүге тапкыр монографик тикшерү була.

Әдәбият

Ярми Х. Татар фольклорын туплау һәм өйрәнү тарихы // Татар халкының поэтик иҗаты. К., 1967; 

Яхин А. Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе. К., 1979 (автордаш);

Урманче Ф. Татар халык иҗатын өйрәнү тарихы // Татар халык иҗаты: Дәреслек. К., 2002; 

Миңнуллин К. Һәр чорның үз җыры. К., 2003;

Яхин А. Система татарского фольклора. К., 1984.

Автор — Ф.И.Урманчеев