Биографиясе

1924 елның 14 гыйнвары, Зөя кантоны Фёдоровское авылы — 1966 елның 26 сентябре, Казан.

А.Н.Миславский шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1948), шунда ук, гистология кафедрасында эшли, 1958 елдан профессор.

Кемерово медицина институтына нигез салучыларның берсе. 1956–1960 елларда шунда гистология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта факультет деканы (1957).

Хезмәтләре сизгер нерв очларының химик төзелешенә, эчке органнарның афферент иннервация микроморфологиясе закончалыкларын һәм рецептор аппаратының оч өлеше үзенчәлекләрен ачыклауга карый.

Хезмәтләре               

К вопросу о взаимоотношениях между чувствительными нервными окончаниями и кровяносными капиллярами // Архив анатомии, гистологии и эмбриологии. 1957. Т. 34, № 3;

Применение новых отечественных красителей в микроскопической технике // Казан. медицина журн. 1959. № 4;

Проблемы морфологии, патоморфологии и реактивности периферических отделов нервной системы // Сб. работ кафедры гистологии. К., 1961.

Әдәбият       

Забусов Г.И., Швалев В.Н. Памяти Аркадия Павловича Маслова (14.1.1924 — 26.9.1966) // Архив анатомии, гистологии и эмбриологии. 1967. Т. 52, № 6.