Таралып урнашуы

1959 елда 39 мең кеше, 1989 елда 75 мең кеше; 2010 елда РФдә — 103,6 мең, шул исәптән Дагстанда — 40,4 мең, Ставрополь краенда — 22 мең, Карачай-Чиркәс Республикасында 15,6 мең кеше, шулай ук Чечен Республикасында яшиләр.

Субэтник төркемнәре: каранугайлар (Дагстан), ачику-лак һәм кум нугайлары (Ставрополь крае), Кубань (Карачай-Чиркәс) һәм Әстерхан нугайлары (Әстерхан өлкәсе). Шулай ук Төркиядә, Румыниядә һәм кайбер башка илләрдә яшиләр.

Сөйләм теле

Телләре нугай теле, кыпчак төркеменә карый, 2 диалекты: каранугай һәм Кубань диалектлары бар. Әдәби тел каранугай диалекты һәм нугай сөйләше нигезендә формалашкан. Язулары 1928 елга кадәр — гарәп, 1928 елдан — латин, 1938 елдан рус графикасы нигезендә.

Дине

Дин тотучы нугайлар — сөнни мөселманнар.

Атамасы

«Нугайлар» этнонимы барлыкка килүне Алтын Урда әмире Нугай (XIII йөз) исеме белән бәйлиләр. Нугай халык риваятьләренә караганда, нугайларның борынгы бабалары кыпчаклар, шулай ук Үзәк Азиядән килгән мангытлар һәм найманнар була, алар XIV йөз ахырында Мангыт йорты дәүләте (соңгырак атамасы Нугай Урдасы) төзиләр. Идегәй әмир (XIV йөз ахыры — XV йөз башы) һәм аның варислары заманында этноним киң тарала.

1520 елларда мангыт морзалары, хакимияттән чит кабилә аксөякләрен кысрыклап, бөтен илләр (күчмә халыкларның туктау урыннары) белән идарәне үз кулларына алалар. «Мангыт» термины «нугай» сүзенә синоним буларак кулланыла башлый.

Дәүләтләре

Дәүләти бердәмлек, гомуми идеология (ислам дине) нугайларның этник үзаңы формалашуга булышлык итә. Казан ханлыгы территориясенең Нугай Урдасы белән чиктәш көньяк өлеше (Нугай даругасы исемен ала) нугайлар йогынтысында була. Нугай бәкләре Казан, Әстерхан һ.б. төрки-татар дәүләти оешмаларының эчке сәясәтендә актив катнашалар: бәреп төшерелгән ханнар ягында сугышалар (Сафагәрәй һ.б.), татар ханнарына кызларын бирәләр (Сөембикә, Нурсолтан һ.б.). Нугай Урдасы таркалганнан соң, нугайларның аерым төркемнәре Казакъстан, Урта һәм Түбән Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Кара диңгез буе территорияләренә күчеп утыра. Нугайларның бер өлеше казакълар, каракалпаклар, башкортлар, Кырым һәм Идел буе–Урал яны татарлары составына кушылып китә, икенче өлеше үз этнонимын саклап кала һәм хәзерге нугай халкының нигезен төзи. Кайбер төрки халыклар (казакълар, үзбәкләр, каракалпаклар һ.б.) Идел–Урал буе татарларын шулай ук нугайлар дип йөртәләр.

Нугайларның Төньяк Кавказ далаларында, шул исәптән Терек һәм Сулак елгалары үзәннәрендә күренүе турында беренче мәгълүматлар XV йөз ахырына карый. XVI йөзнең 2 нче яртысында, Нугай Урдасы таркалганнан һәм ике олыс (Олы һәм Кече Урдалар) барлыкка килгәннән соң, Төньяк Кавказның көнчыгыш районнары Кече Нугай Урдасында, ә Сулак һәм Терек түбәнлекләре Олы Нугай Урдасында яшәүчеләр тарафыннан үзләштерелә. XVII йөз ахырында нугайларның байтак өлеше Терек һәм Сулак түбәнлекләреннән Моздок даласына күчеп утыра, алар каранугайлар дип йөртелгән төньяк-көнчыгыш нугайлар төркемен барлыкка китерә. Нугайлар Россия составына кертелгәч, аларның дәүләтчелеге юкка чыгарыла. Алга таба нугайлар даласының административ-территориаль бүленеше берничә мәртәбә үзгәрешләр кичерә.

Шөгыльләре

Нугайларның традицион шөгыльләре — күчмә һәм күчмә көтүлекле терлекчелек (сарык, кәҗә, мөгезле эре терлек), ат һәм дөя үрчетү. Күпмедер күләмдә алар игенчелек (тары, солы, бодай), яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнәләр, йорт кошлары (тавык, каз, үрдәк) үрчетәләр.

Башка шөгыльләр арасында аучылык һәм балыкчылыкка өстенлек бирелә.

Һөнәрләрдән постау, күн, сарык тиресе, агач әзерләү, киез җитештерү үсеш ала, аңардан чикмәннәр (буркалар), итекләр, баш киемнәре, арбабаш-келәмнәр эшләнә.

Нугай даласы аша Көнчыгыш Кавказдагы иң әһәмиятле сәүдә юллары, шул исәптән Бөек ефәк юлы үтә, бу нугайларда сәүдә үсешен тәэмин итә.

Йорт-җирләре

Нугайлар, нигездә, күчмә авылларда яшиләр. Традицион яшәү урыннары — күчмә һәм утрак тормышка туры килә торган тирмә һәм йорт; борынгырак торак урыннары — юрталар, алар — күчмә халыклар өчен типик түгәрәк формадагы тирмәләр.

Утрак нугайлар ярымземлянкаларда һәм саман кирпечтән салынып, сөзәк ике кыеклы түбә ябылган йортларда яшиләр. Йортта аш бүлмәсе — өйалды һәм йокы бүлмәсе бар; уллар өйләнгән саен яңа бүлмәләр өстәп корыла.

Елның салкын вакытында ризык әзерләү һәм тирмәне җылыту өчен ачык учак кулланыла, өчаяк та шунда ук тора. Стационар торакларда дивар каминнары кулланылышта була.

Киемнәре

Традицион ирләр киеме туника рәвешендәге өлгеле эчке күлмәктән, киң балаклы чалбар, җиңсез куртка, кафтан, бишмәт һәм якасыз җилән (байларда), чикмән, сәхтиян, хром аяк киеме, папаха, киез, тукыма яки мех эшләпә, бил каешыннан гыйбарәт.

Кышын ярлылар — сарык тиресеннән тегелгән туннардан, байлар бүре, төлке, тиен, каракүл туннардан йөри. Ирләр киемен кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары тулыландыра: җәя һәм уклар, балта, сөңге, көбә кием, шишәк, калкан, садак, хәнҗәр, кылыч, XVII йөз уртасыннан — утлы корал (мылтык һәм төрле пистолетлар).

Хатын-кызлар киеме өлгесе буенча ирләрнекенә якын: эчке күлмәк, төрле типтагы күлмәкләр, туннар, мех яисә тукыма башлыклар, яулыклар, кыек яулыклар, йон, күн, сәхтиян аяк киемнәре, шулай ук бил каешлары һәм төрле төрдәге бизәмәләр.

Аш-сулары

Традицион ризыклар — итле, сөтле, камыр һәм балык ашлары: итле токмач (бишбармак), суган белән кыздырылган ит (куырдак), шашлык, казылыклар (казы, тутырма), пилмән (казан бөрек), чумар (инкал), уха (балык сорпа), боткалар, төрле сырлар, бәлешләр, йомырка тәбәсе һ.б. Иң киң кулланыла торган эчемлекләр — нугай чәе (ногай шай), йогырт, кымыз, әйрән, әче бал һ.б.

Гадәтләре

XIX йөздә нугайларда гаиләнең ике: зур (патриархаль) һәм кече формалары яши. Зур (сирәк кенә кече) гаиләнең көнкүреше катгый билгеләнеп куела. Үзара мөнәсәбәтләр гадәт (гадәти хокук) һәм шәригать (мөселман хокукы системасы) кагыйдәләренә нигезләнә, бу гаиләнең авторитар структурасы, хатын-кызлар һәм кечерәк яшьтәге ир-атларның хокуксызлыгы саклануга китерә.

Халык иҗаты

Халык авыз иҗаты үсештә була. Фольклор әсәрләре арасыннан геройлары Айсыл улы Әхмәт, Капланлы батыр, Идегәй, Мамай, Манаша, Аманхор һ.б. булган баһадирлар турындагы поэмалар, йола поэзиясе, җырлар, әкиятләр һ.б. танылу ала. «Идегәй» эпосының беренче варианты нугайлар арасында барлыкка килә.

Әдәбият

Калмыков И.Х. Ногайцы: Ист.-этногр. очерк. Черкесск, 1988;

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002;

Народы и религии мира: Энцикл. М., 2000.