Биографиясе

1877 елның 10 декабре, Вятка губернасы, Сарапул өязе Иж-Бубый авылы – 1938 елның 15 гыйнвары, Казан.

Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач, шунда ук укыта. 1913–1918 елларда татар хатын-кызларның беренче «Сөембикә» журналы нашире һәм мөхәррире, шул ук вакытта, 1917–1918 елларда «Балалар дөньясы» журналы чыгара. «Сөембикә» журналы ябылганнан соң, Казан һәм Буа дәүләт учреждениеләрендә, сәүдә оешмаларында эшли.

«Юл» ширкәте әгъзасы буларак, китаплар нәшер итүдә актив катнаша.

1937 елның 22 декабрендә советка каршы сүзләр сөйләүдә, Болак арты республикасын оештыруда катнашуда, «Сөембикә» журналында буржуаз идеяләрне пропагандалауда, Г.Исхакый, Һ.Атласи, М.Бигиев, С.Максуди, Г.Баттал белән элемтәдә торуда гаепләнеп, кулга алына; атарга хөкем ителә. Үлгәннән соң аклана.

Иҗаты

Татар мәктәпләре өчен китаплар һәм уку дәреслекләре: «Тәгълим әс-сарыф» (1909), «Гыйльми хәл», «Иң яңа әлифба», «Мисаил хисап» (1910), «Әнбия тарихы» (1913), «Ислам тарихы» (1917) һ.б. авторы һәм төзүчесе.

Күп кенә китапларны татар теленә тәрҗемә итеп, басмага әзерли («Хакыйкать өчен җан фида», 1908) һ.б.

Әдәбият

Рәхимкулова М. Тәүге мөхәррир // Сөембикә. 1991. № 1.

Ахунов А., Замалдынова Ч. Якуб Халили: новые штрихи к биографии // Эхо веков = Гасырлар авазы. 2004. № 4.

Книга памяти жертв политических репрессий. Казань, 2005. Т. 15.