Биографиясе

1872 елның 15 октябре — 1951 ел.

Нәселдән килгән дворян, профессор М.И.Мельниковның оныгы.

Казандагы Икенче ир балалар гимназиясен һәм Мәскәү авыл хуҗалыгы институтының тулы булмаган курсын тәмамлый.

Козьмодемьянск өязе земство җыены гласные (1898 елдан), идарә рәисе. Казан губернасы земство идарәсе рәисе.

Казан губернасыннан 3 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907–1912), октябристлар фракциясе әгъзасы, Казанга вакытыннан алда әйләнеп кайта.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында авыруларга, яралы сугышчыларга һәм фронтка җибәрелгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча Земство берлегенең Казан губерна комбинаты рәисе (1914 елдан), яралыларга ярдәм күрсәтүче җәмәгать оешмаларының берләштерелгән комбинаты рәисе.

1916 елдан игенчелек министры каршындагы Совет әгъзасы, хәрәкәттәге армия өчен азык-төлек хәзерләү буенча баш вәкаләтле вәкил.

Октябрь революциясеннән соң Аклар хәрәкәтендә катнаша, А.В.Колчак хөкүмәтендә армия өчен азык-төлек хәзерләү буенча вәкил вазифасын башкара. Аклар армиясе җиңелгәннән соң, Харбинга (Кытай), 1920 еллар башында аннан Ле-Ман шәһәренә (Франция) китә.

Париж янындагы Сент-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнә.

Хезмәтләре               

19 лет на земской службе (1898–1916) // Звезда. 2002. № 7.

Әдәбият          

Солдатов Я.В. Казанское земство в период первой мировой войны: историко-политический анализ: Дис. ... К., 2004.

Автор — Л.М.Айнетдинова