Биографиясе

1900 елның 17 ноябре, Казан губернасы, Спас өязе Коры Көрнәле авылы — 1942 ел.

Мөселман кызыл командирлар курсын (Казан, 1920), «Выстрел» курсларын (Мәскәү, 1926), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1931) тәмамлый.

1914–1916 елларда Казан тимер юл станциясендә ремонтлаучы булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1918 елдан Кызыл Армиядә, Көнчыгыш фронтта сугыша, рота, батальон белән җитәкчелек итә. 1931 елдан 1 нче Казан укчы дивизия полкының штаб башлыгы ярдәмчесе, башлыгы. 1933–1939 елларда штаб башлыгы, полк командиры, 57 нче Урал укчы дивизия командиры ярдәмчесе.

1939–1941 елларда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия укытучысы. 1941 елның июленнән 270 нче укчы дивизия командиры. 1942 елның маенда Көньяк-Көнбатыш фронтта сугышта һәлак була.

Ленин, «Бохара Йолдызы» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.