Биографиясе

1959 елның 4 апрелендә Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәрендә туган.

Краснодар физик культура институтын тәмамлый. Спорт белән 1975 елда шөгыльләнә башлый, «Труд» ирекле спорт җәмгыятендә чыгыш ясый (Краснодар шәһәре).

СССР (1980 ел, 1983 ел), Европа (1979 ел), Олимпия уеннары (1980 ел) чемпионы, СССР халыклары Спартакиадасында җиңүче (1983 ел); СССР чемпионатында (1978–1979 еллар), СССР халыклары Спартакиадасында (1979 ел), Европа чемпионатында (1981 ел,
48 кг га кадәрле иң җиңел авырлыкта) бронза приз алучы.

1978–1985 елларда СССР җыелма командасы составында 180 чыгыш ясый, 160 тапкыр җиңүче була.

Краснодарда яши. 2006 елдан Краснодар краеның «Бокс буенча спорт әзерлеге үзәге» дәүләт учреждениесе директоры.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.