Ашыт елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14,8 км. Бассейнының мәйданы 65,7 км2. Вятка увалы калкулыгыннан, Әтнә районында ага. Елга башы Чембулат авылыннан 0,6 км төньяктарак, тамагы Түбән Шашы авылыннан 1 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 101 м. Су җыелу мәйданында урман үсемлекләре бөтенләй юк.

Елганың 0,2 дән 5,2 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,035 м3/с. Җәен озак вакыт яңгырлар булмаганда елганың һәм аның кушылдыкларының аерым урыннары кибә.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Шашы бассейнында суының гомуми күләме 1,8 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.