Татарстан Республикасының хәзерге Түбән Кама районы территориясендә, Круглое Поле тимер юл станциясеннән – 34 км, Красный Ключ пристаненнан 12 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Чаллы районы Алань авыл советы, 1948 елдан – Афанас авыл советы, 1965 елдан Түбән Кама районы Афанас авыл советы составында.

Халык саны – 657 кеше (1930 ел, руслар), 591 кеше (1938 ел, руслар), 345 кеше (1949 ел, руслар), 184 кеше (1958 ел, руслар), 205 кеше (1970 ел, руслар), 312 кеше (1979 ел, руслар), 15 кеше (2002 ел, руслар), 54 кеше (2010 ел, руслар).

2000 нче еллар уртасында Түбән Кама шәһәре сәнәгать мәйданчыгының санитар саклау зонасы чигендә кала. 2013 елда халкы Түбән Камага күчерелә.