- РУС
- ТАТ
(Җайдак), Казан график-рәссамнарның иҗат берләшмәсе.
1919 елда И.Н.Плещинский (рәисе) һәм Н.С.Шикалов (рәистәш) инициативасы белән Казан дәүләт ирекле сәнгать остаханәләренең графика бүлеге нигезендә оеша. Аның әгъзалары – остаханәләрдәге укытучылар һәм укучылар: Д.М.Фёдоров (сәркәтип), М.Г.Андреевская, М.Меркушев, А.Бутин, В.Э.Вильковиская, С.С.Федотов, И.Стаднюк, А.Г.Платунова, К.Чеботарёв (1922 елдан – рәис).
Берләшмә исеменең килеп чыгышы турында төгәл мәгълүмат юк. Мюнхендагы «Der Blaue Reiter»га («Зәңгәр җайдак») багланышлы булуы ихтимал (Беренче бөтендөнья сугышы елларында И.Плещинский әсирлектә чагында Мюнхенда графика сәнгатен өйрәнә).
Берләшмәнең «Гадәти көннәрдә батырлык» дип исемләнгән иҗат декларациясе (авторы Н.Шикалов) «Всадник» график альманахының беренче санында басылып чыга (1920). Анда җитештерү сәнгатенең пролеткульт идеяләре алга сөрелә, басма графика сәнгатен яңарту, китапны яңадан сәнгать әсәре югарылыгына күтәрү, шулай ук яңа типтагы «рәссам – җитештерүче» тәрбияләү төп бурыч итеп куела. «Всадник» әгъзалары үз иҗатларында графиканың элек Казанда киң таралмаган алымнарын (офорт, литография, линогравюра, ксилография, монотипия) үзләштерәләр, яңа ысулларны (фанераны көйдереп гравирлау) гамәлгә кертәләр, Казан рәссамнарының графика сәнгатенең төр һәм жанрлар колачын шактый киңәйтәләр (эстамп, плакат, экслибрис, китап графикасы, нәшрият эмблематикасы һәм дизайны).
«Всадник»ның җитештерү-нәшрият бүлеге тарафыннан 20 дән артык китап, шул исәптән 4 график альманах, эстамп альбомнары, «Казан китабы билгесе» («Казанский книжный знак») җыентыгы бастырып чыгарыла, «Шагыйрьләр витринасы» нәшриятында литографияләнгән аз тиражлы китаплар һ.б. дөнья күрә. Барлык басмалар 5-100 данәдә кулдан басыла. «Всадник»ка кергән һәр рәссам үзенә генә хас иҗат рәвеше, стиле, образлар һәм темалар даирәсе белән аерылып тора. Мәсәлән, Н.Шикалов һәм М.Андреевская төсле линогравюраның Мәскәү мәктәбе традицияләрен дәвам итә. Н.Плещинский иҗатына югары графика культурасы һәм немец экспрессионизмы стильләрен үзенчәлекле куллану хас. К.Чеботарёв графикасында линогравюраның сурәтләү чараларын яңарту юнәлешендәге тынгысыз эзләнүләр һәм агитация-массачыл сәнгать стильләре чагылыш таба. А.Платунова иҗаты якты хисләр, фантазия байлыгы, образларны гәүдәләндерүдә иҗат теленең нәфислеге, нәзакәтлелеге белән үзенчәлекле.
«Всадник» берләшмәсе әсәрләре һәм басмалары Татарстан Республикасы Үзәк музее (хәзерге ТР Милли музее) гравюралар кабинеты, Казан ирекле сәнгать остаханәләре тупламаларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана (Н.Н.Андреев, Б.П.Денике, П.Е.Корнилов һ.б. җыелмалары).
Берләшмәнең беренче һәм бердәнбер күргәзмәсе 1920 елда оештырыла.
1924 елда «Всадник» таркала.
«Всадник» һәм «Всадник» графика остаханәсе басмалары: Графический альманах (№1. Казань, 1920; №2. Казань, 1921; №3. Казань, 1922; №4. Казань, 1923); Плещинский И.Н. Литографии (Казань, 1920); Плещинский И.Н. Офорты. (Казань, 1920); Первая выставка графического коллектива «Всадник» (Казань, 1920); Восточный орнамент (Н.С.Шикалов, И.Н.Плещинский, М.Г.Андреевская, В.Э.Вильковиская (Казань, 1920); Корнилов П.Е. Каталог выставки Н.Шикалова и М.Андреевской (Казань, 1921); И.Н.Плещинский. 18 автолитографий (Казань, 1921); А.Г.Платунова. Графика (Казань, 1921); К.К.Чеботарёв. Революция. Автогравюра. (Казань, 1921); А.Г.Платунова. Виньетка. (Казань, 1921); Тукаев Г. Шурале. Иллюстрации и обложка И.Плещинского. (Казань, 1921); Радимов П.А. Старик и липа. Иллюстрации и обложка Д.М.Фёдорова (Казань, 1922); К.К.Чеботарёв. Эскизы. (Казань, 1922); А.Г.Платунова. Сказки. (Казань, 1922); А.Платунова. Линогравюра (Казань, 1922); Автографы (Казань, 1922); В.В.Кудряшов. Казанский кремль. Офорты. (Казань, 1922); Книжные знаки. (Выпуск 1, А.Платунова, К.Чеботарёв. Казань, 1922); Н.М.Сокольский. Казань. Гравюры на линолеуме (Казань, 1923); Казанские книжные знаки (Казань, 1923); Мастфор Казань, 1923; Сотонин К. Творчество А.Г.Платуновой. (Казань,1924).
Сидоров А.А. Графика и искусство книги // Печать и революция. 1927. Книга 7.
Аристов В., Ермолаева Н. Всё началось с путеводителя... Поиски литературные и исторические. Казань, 1975.
Каталог выставки произведений художников Татарии 1920–1930-х годов. Казань, 1990.
Автор – Е.П.Ключевская
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.