1969 елның 28 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1993) «Эфир» телекомпаниясенең хәбәрчесе һәм яңалыклар алып баручысы, Беренче канал корреспонденты булып эшли.

1996–2006 елларда – «Общественное Российское телевидение» ачык акционерлык җәмгыятенең мәгълүмати программалар дирекциясенең төбәк хәбәрчесе, корреспондентлык пункты мөдире, 2006–2007 елларда – РФ Президенты каршындагы Амур өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе урынбасары, 2008–2009 елларда – «Звезда» телеканалының шеф-мөхәррире һәм продюсеры.

2010–2015 елларда – ТР Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.

2015 елның 21 декабреннән – ТР Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе.

Медаль белән бүләкләнгән.