Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда, фаразланганча, Күн авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Шул вакыттан – Питрәч районында.

Хәзер – Күн авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда урманчылык, агач эшкәртү цехы эшли. Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Күренекле кешеләре

И.И.Мәрхәбин (1966 –1986) – Әфган сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң), Питрәч авылындагы урам аның исеме белән атала.

Халык саны

1949 елда – 109,
1958 елда – 114,
1970 елда – 1123,
1979 елда – 110,
1989 елда – 120,
2002 елда – 101,
2010 елда – 105,
2020 елда – 82 кеше (татарлар).