Биографиясе

810 ел, Бохара шәһәре – 870 ел, Сәмәрканд шәһәре янындагы Хартан авылы.

Озак еллар дәвамында Гарәп хәлифәлегенең төрле төбәкләренә сәяхәтләр кыла, хәдисләр гыйльмен үзләштерү максатыннан шул заманның күренекле дин галимнәре белән аралаша.

Фәнни эшчәнлеге

Әл-Бохари ислам дөньясында киң танылган хәдисләр җыентыгы – күптомлы «Әл Җамигъ әс-Сахих» («Ышанычлы хәдисләр җыелмасы») китабы авторы. Әлеге җыентыкны төзегәндә әл-Бохари 1000 дин галиме белән киңәшә, 600 мең хәдисне тикшерә, 200 мең хәдис язып ала, шулар арасыннан үзе дөреслеккә туры килә дип исәпләгән 7397 хәдисне сайлап ала. Шул заманда ук «Әс-Сахих» фикъһ өлкәсендә мөһим кулланма буларак таныла.

1917 елга кадәр әл-Бохари туплаган хәдисләр Казанда берничә тапкыр басыла. 1990 еллардан «Әс-Сахих»ның тулы булмаган вариантлары татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Хезмәтләре

Ас-Сахих. М., 1998.