Географик урыны

Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Башкортстан Республикасы, Татарстанның Азнакай, Актаныш, Минзәлә, Сарман районнары белән чиктәш урнашкан.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – Мөслим авылы.

Мәйданы – 1464,3 кв.км.

2018 елда халык саны – 19874 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча: татарлар – 89,8%, руслар – 6,7%, марилар – 2,7%).

Район составына 71 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр – территориясе Уфа губернасының Минзәлә өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Минзәлә кантонына керә.

Оештырылган вакытында аның составына 47 авыл советы, 92 торак пункт керә, аларда 45289 кеше яши (шуларның 35309ы – татарлар, 8192се – руслар).

Район чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елда районның бер өлеше кабат оештырылган Калинин районына күчерелә. 1940 елда Мөслим районының мәйданы 1261 кв.км тәшкил итә, халык саны – 36 мең кеше, авыл советлары – 28, торак пунктлар – 77. 1959 елның 12 октябрендә бетерелгән Калинин районы авыл советларының бер өлеше Мөслим районына күчерелгәч, районның мәйданы 1593,3 кв.км тәшкил итә, 19 – авыл советы, 96 торак пункт исәпләнә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә район бетерелә, территориясе Минзәлә һәм Сарман районнарына бирелә. Яңадан торгызылганнан соң районның мәйданы – 1433 кв.км тәшкил итә, халык саны – 32,5 мең кеше, 17 – авыл советы, 78 торак пункт исәпләнә.

2017 елга район мәйданы 1464,3 кв км тәшкил итә, халык саны – 21272 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча – 22911 кеше, шул исәптән татарлар – 89,8%, руслар – 6,7%, марилар – 2,7%). Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 15 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Хәзерге вакытта район составына 19 авыл җирлегенә берләштерелгән 71 торак пункт керә:

  • Әмәкәй (Әмәкәй, Иске Әлмәт авыллары),
  • Баланлы (Баланлы, Шуган авыллары, Чиятүбә поселогы),
  • Баек (Баек, Дусай, Горбуновка авыллары, Яңа Сәфәр поселогы),
  • Олы Чакмак (Олы Чакмак авылы),
  • Вәрәшбаш (Вәрәшбаш, Иске Вәрәш авыллары),
  • Исәнсеф (Татар Бүләре, Яңа Сәет, Иске Сәет, Исәнсеф-Чишмә, Исәнсеф, Мари-Бүләр авыллары, Усаклык поселогы),
  • КерәшШуран (Керәш-Шуран, Каенсаз, Приют-Шуран, Татар Шураны, Ташъелга авыллары),
  • Мәлләтамак (Мәлләтамак, Наратасты авыллары),
  • Метрәй (Метрәй, Салауз-Мухан, Ольгино, Иске Чакмак, Үрнәк авыллары),
  • Михайловка (Михайловка, Удобновка, Элемтә авыллары),
  • Мөслим (Мөслим, Катмыш авыллары),
  • Түбән Табын (Түбән Табын, Югары Табын, Тамьян, Тегермәнлек, Тугаш авыллары, Кызылъяр поселогы),
  • Яңа Усы (Яңа Усы, Бикмәч авыллары),
  • Октябрь (Октябрь, Әндереш, Бәкәбез, Сөякәй авыллары),
  • Симәк (Симәк, Елгабаш, Кызылъяр, Кырынтау, Торыш авыллары),
  • Иске Карамалы (Иске Карамалы, Покровка, Карл Либкнехт исемендәге, Күбәк, Яңа Карамалы, Түреш авыллары),
  • Тойгелде (Тойгелде, Ташлыяр, Атлас авыллары, Игенче поселогы),
  • Уразмәт (Уразмәт, Бүләк, Уразмәт Чишмәсе, Сикия авыллары),
  • Шуган (Рус Шуганы, Иске Смыловка, Островка, Татар Смыловкасы авыллары).

Геологик төзелеше

Мөслим районы Көнчыгыш-Европа платформасының Идел-Урал антеклизы үзәк өлешендә урнашкан һәм Көньяк-Татар гөмбәзенең төньяк-көнчыгыш өлешенә туры килә. Тектоник төзелешендә ике структур кат аерылып тора: түбәнге – кристаллик фундамент һәм югарыгы – утырма каплам.

Кристаллик фундаменты архей-протерозой комплексы токымнарыннан тора. Фундамент өслеге яткан урынның билгеләре 1519 м дан 1698 м га кадәр үзгәрә. Фундамент тектоник ярыклар белән күтәренке һәм төшеп торган блокларга телгәләнгән.

Территориянең геологик төзелешендә күбесенчә Урал буе һәм Биармия бүлекләреннән гыйбарәт Пермь утырмалары катнаша. Түбәнге Урал бүлеге Соликамск горизонтының соры төстәге сульфат-карбонатлы калын катламын һәм Шушма горизонтының кызыл төстәге комсу-балчыксыл калын катламын берләштерүче Уфа ярусы белән тәмамлана. Җир өслегенә алар Ык елгасы үзәнендә һәм аның сул кушылдыгы – Мәллә елгасында чыгалар.

Территориянең күп өлеше Биармия бүлегенең Казан ярусы токымнары белән капланган. Түбән Казан асъярусы балчык, комташ, алевролит, известьташ һәм мергельләрдән тора. Югары Казан асъярусы утырмалары континенталь фаций зонасына керә, хәзерге эрозия тигезлегеннән югарырак ята һәм известьташ, мергель катламлы кызыл төстәге балчыксыл алевролит токымнардан гыйбарәт.

Казан утырмаларының тулы көче 117 м дан 145 м га кадәр үзгәрә. Иң югары субүләрләрнең биеклекләре (абсолют биеклеге 200 м) Уржум ярусы утырмаларыннан тора, алар континенталь күл-аллювиаль токымнардан гыйбарәт.

Ык һәм Мәллә елгаларының элеккеге үзәннәре неоген утырмалар белән капланган. Неогенның түбәнге өлешен – югары понт асъярусына һәм киммерий ярусына караган бүлгәләнмәгән миоцен-плиоцен җыелмалар, югарыгы өлешен Акчагыл ярусының плиоцен утырмалары барлыкка китерә.

Елга үзәннәренең текә сөзәклекләреннән тыш, бөтен җирдә дүртенчел токымнар таралган. Утырмаларның көче беренче ун сантиметрдан 20-30 метрга кадәр үзгәрә. Дүртенчел комплекслар аллювиаль (вак ташлы һәм чуерташлы ком; балчыксыл туфраклар), солифлюкцион-делювиаль (лёссыман комсыл балчыклар һәм балчыклар), элювиаль-делювиаль һәм элювиаль чыгышлы континенталь утырмалардан гыйбарәт. Пролювиаль-делювиаль, күл һәм саз утырмалары азрак таралган.

Рельеф

Район территориясе төрле дәвамлылыкта һәм интенсивлыкта барган эрозион-денудацион процесслар йогынтысы нәтиҗәсендә формалашкан типик тигезлектән тора. Өслекнең гомуми авышлыгы төньяк-көнбатышка, Кама елгасы үзәненә таба юнәлгән.

Өстенлек итүче билгеләр – диңгез өсте тигезлегеннән 100–200 м биеклекләр. Максималь биеклек (250 м) – районның көньяк өлешендә Рус Шуганы авылы янында, минималь биеклек (66 м) районның төньяк чигендә Ык елгасы өсте сызыгына туры килә.

Район территориясенең төп өлеше Ык елгасы бассейнында урнашкан. Ык үзәне авышлыклары асимметрик (уң авышлыгы текә, сул ягы яссы). Мөслим авылыннан башлап елга үзәне шактый киңәя. Асимметрия елга агымы буйлап түбәнгә таба яхшы саклана.

Ык елгасы Мөслим районы территориясен көнбатыш (сул яр буе) һәм көнчыгыш (уң яр буе) өлешләргә бүлә. Көнбатыш өлеше тигезрәк, башлыча 100 метрдан артык булмаган билгеләр белән Ык елгасына таба көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлештәге озын, сизелер-сизелмәслек сөзәк авышлыкларда урнашкан.

Районның көнчыгыш өлеше көнбатыш өлешеннән чагыштырмача зур булмаган араларда биеклекнең шактый зур амплитудасы белән аерыла. Авышлыклар анда ерымнар белән ергаланган. Алар аеруча Вәрәшбаш, Метрәй, Салауз-Мухан, Иске Вәрәш авыллары янында күп. Эрозия киселешләренең тирәнлеге 100–150 м чигендә.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә нефть чыгарыла. Аның төп запаслары девон һәм карбон системасының терриген утырмаларына туры килә. Ромашкино, Мөслим, Мөхәрмәт, Әгъбәз нефть чыганаклары файдаланыла. Зур Ромашкино нефть чыганагы республиканың Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск һәм Мөслим районнары территорияләрендә урнашкан.

Мөслим районында шулай ук руда булмаган файдалы казылмалар чыгарыла: Ташъелга ком-вак чуерташ кушылмасы чыганагы, Мөслим кирпеч балчыгы чыганагы, Метрәй известьташ чыганагы, Вәрәшбаш чуерташлы ком чыганагы. Вәрәш-Казанчы, Ташлыяр һәм Мөслим җир асты төче сулары чыганагы табыла.

Климаты

Климаты уртача-континенталь, җәе җылы һәм кышы уртача салкын. Мөслим метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 1966–2004 елларда уртача еллык һава температурасы 3,7°С.

Иң җылы ай – июль, уртача температура 19,5°С. Максималь еллык һава температурасы (37,4°С) июньдә билгеләнә. Уртача температура гыйнварда –13°С (абсолют минимум –47,7°С).

Җылы көннәр 125–130 көн дәвам итә. Беренче көзге кыраулар гадәттә сентябрьнең өченче декадасы башында күзәтелә, яз көне кыраулар май урталарында бетә (туфрак өслегендә – 25 майда), ләкин кайбер елларда июньнең беренче декадасында да булырга мөмкин.

Кыш якынча 5 ай дәвам итә. Беренче кар октябрь ахырында ява, ә тотрыклы кар катламы ноябрьнең өченче декадасы башында барлыкка килә, ул уртача 142 көн тора. Кар катламының уртача биеклеге – 31 см (13–63 см), кырларда кар суларының уртача запасы 0 мм.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 454 мм, җылы чорда 72% ка кадәр (апрель – октябрьдә 329 мм).

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көньяк (24,7%) һәм көнбатыш (15,3%), кышын – көньяк (35,8 %) һәм көньяк-көнбатыш (17,7%), җәен – төньяк-көнбатыш (17 %) һәм төньяк (16,2%).

Су ресурслары

Район су ресурслары белән чагыштырмача яхшы тәэмин ителгән. Мөслим районының төп су артериясе – Ык елгасы, ул район территориясе буйлап көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба ага. Елганың гомуми мәйданы 436 км тәшкил итә (район эчендә 45 км), су җыю мәйданы – 15 мең кв км (районда – 900 кв км).

Ыкның су җыю урыны кушылдыклары аерым платоларга тирән үзәннәр белән бүлгәләнгән калкулыктан гыйбарәт. Ык үзәнендә, күбесенчә сул яры буенда, аллювиаль террасалар бар: беренчесе – тугайлы терраса – бөтен җирдә таралган; икенчесе – тугай өсте террасасы – аз күренә, өченчесе, тугай өсте террасасы аерым фрагментлар буларак очрый.

Район территориясендә Ык елгасына сул кушылдыклары – Мәллә (72 км, районда 28 км), Шуган (16 км, районда 12 км), Баланлы (12 км, районда 10 км), уң кушылдыклары – Казанчы (19 км), Вәрәш (10 км) кушыла.

Районның көнчыгыш өлеше Сөн елгасы бассейнына керә, анда аның сул кушылдыклары ага: Калмыя (40 км, районда 30 км) һәм Сикия (27,3 км, районда 15 км). Ык һәм Сөн кушылдыклары тыгыз елга челтәрен барлыкка китерә (0,21–0,3 км/кв км).

Елгаларның туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары белән туена. Гидрологик режим язгы ташуларның югары булуы белән характерлана, алар 26–28 көн дәвам итә, ул вакытта еллык су агышы күләменең 60%тан артыгы ага. Эссе һәм коры вакытта елгалар җир асты сулары белән туенуга күчә, модуль – 0,5–1 л / кв.км. Межа вакытындагы уртача су чыгымы Казанчы һәм Калмыя елгаларында – 0,17–0,18 куб.м/с, Мәллә елгасында – 1,055 куб.м/с, Ык елгасында – 26 куб.м/с.

Җәй һәм көз көннәрендә коеп яисә сибәләп яуган яңгырлардан соң зур булмаган ташулар була. Көз азагына тотрыклы түбән су өсте тигезлеге – көзге-кышкы межа урнаша. Ноябрьнең икенче декадасында боз ката, ул уртача 130– 155 көн тора.

Мөслим районының күп кечкенә елгаларында (Баланлы, Вәрәш, Казанчы, Шуган) буалар ясалган, аларның сулары балык үрчетү һәм сугару өчен файдаланыла.

Район территориясендә мәйданы буенча зур булмаган (1 га дан артмый) 400 дән артык күл бар. Аларның күпчелеге Ык елгасы тугаенда. Иң зур күлләр: Наратасты авылыннан 1,5 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан Олы Күл (су өслеге мәйданы 3,72 га) һәм Иске Чакмак авылыннан 1,6 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан Багшай күле (8,04 га).

Ык, Мәллә һәм Сикия елгалары тугайларында сазланган участоклар бар. Сазлыклар мөһим гидрогеологик (су агышын көйләү, су аккумуляциясе, су җыюга тәэсире), эрозиягә каршы (ярларны куе үсемлекләр белән ныгыту) һәм экологик (суның сыйфатын көйләү, фильтрация роле, биологик төрлелекне саклау) функцияләрен башкара.

Туфрак

Туфрак капламында кара туфраклар (авыл хуҗалыгы файдалану җирләре мәйданының 46,9%ын били) һәм соры урман туфраклары (40,7%) өстенлек итә.

Районның көнбатыш өлешендә Ык елгасының сул яры буенда субүләрләрнең сөзәк авышлыкларында һәм көнчыгышта Сикия һәм Калмыя елгалары субүләрләрендә селтесезләнгән кара туфрак киң таралган (31,3%). Типик (9,8%) һәм калдык-карбонатлы (4,6%) кара туфраклар башлыча Мәллә – Баланлы елга арасындагы авышлыкларның югары һәм урта өлешләрендә таралган. Туфраклар – уртача калынлыкта (А+АВ гумуслы катламның калынлыгы – 60–80 см), уртача гумуслы (6–9%), авыр балчыксыл.

Ык елгасының уң яры буендагы субүләр киңлекләрдә һәм Сикия һәм Калмыя елгаларының югары агымындагы авышлыкларның субүләрләр буендагы өлешендә Пермь системасының элювиаль утырмаларында чуар төстәге соры урман туфраклары (13,6%) таралган. Ык елгасының уң кушылдыклары һәм Сөн елгасының сул кушылдыклары субүләрләренең тигезләнгән участокларында делювиаль һәм элювиаль-делювиаль утырмаларда төрле астипларның соры урман туфраклары формалашкан (27,1%).

Извеcтьташлар чыккан урыннарга типик һәм селтесезләнгән кәсле-карбонатлы туфраклар туры килә (2,2%). Елга тугайларында вакыт-вакыт су басу шартларында аллювиаль кәсле туендырылган һәм карбонатлы туфраклар барлыкка килгән (4,7%).

Субүләрләрнең түбән урыннарында һәм грунт сулары чыккан тугай өсте террасаларында составында гумус күп булган (12%ка кадәр) болын-кара туфраклы селтесезләнгән һәм карбонатлы туфраклар таралган (2,6%).

Флора

Урман фонды районда 28,1 мең гектар мәйданны били, территориянең гомуми урманлылыгы 18,5% тәшкил итә. Өрәңге-юкә-имәнле урманнар өстенлек итә. Яфраклы урманнарның төп төрләре – юкә, имән, усак, каен. Ылыслы урманнарда нигездә нарат агачлары үсә, алар көньяк-көнчыгыш субүләр территорияне били, шулай ук районның төньяк-көнбатыш өлешендәге күтәренке участокларда утраучыклар булып таралганнар.

Дала үсемлекләре төрле үләнле-кыяклылардан гыйбарәт. Тугай участокларын су баса торган болыннар били. Тугай урманнарының зур булмаган участоклары гына сакланган. Елга юлы яны тугайлары түтәллекләрендә комлы китерелмәләрдә ураксыман люцерна, күрән, себерке әреме һәм башка үсемлекләрдән торган әрәмәлекләр, урыны белән гөлҗимеш, шомырт, талларның куе куаклыклары очрый.

ТРның Кызыл Китабына кертелгән төрләр арасында вак чәчәкле татлы тамыр, ямьшек блисмус, башкорт каеккузагы, нәзек гладиолус, диңгез кугалыбы, сары тамыр, песи борчагы, ап-ак төнбоек, кызыл бармактамыр, бер бүлбеле каш уты бар.

Фауна

Хайваннар дөньясында урманда һәм далада яшәүчеләрнең төрләре бар. Урманда яшәүчеләрдән районда поши, бүре, төлке, сасы көзән, бурсык, ак куян, гади тиен, җирән кыр тычканы очрый. Далалы участокларда йомран, байбак, кыр тычканы, иң кечкенә тычкан, гади кыр тычканы, ләтчә, үр куяны яши.

Урманда яшәүче кошлардан көртлек, урман күгәрчене, карчыга, колаклы ябалак, байгыш, күкканат, күке, саескан очрый. Урман полосаларында шәүлегән, көнчыгыш сандугачы, чикерткә нарат чыпчыгы, соры әрәмә чыпчыгы билгеле. Ачык биотоплар өчен тәкәрлек, сары чәперчек, ак чәперчек хас.

Сөйрәлүчеләр һәм җир-су хайваннары төрләре: яшел гөберле бака, күл бакасы, очлы башлы бака, җитез кәлтә, тузбаш. Ык һәм Мәллә елгаларында корбан балык, чөгә, җәен, табан балык, сопа, кызыл канат, бәртәс, опты, ак чабаклар яши.

Район территориясендә ТРның Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр дә очрый: дала төньяк йомраны, зур кушаяк, төн лачыны, гади яр чыпчыгы, гади кара елан, кызыл корсаклы су “үгезе”, соры ташбака.

Гомумән район фаунасына – умырткалы хайваннарның 287 төре, флорасына көпшәле үсемлекләрнең 803 төре керә.

Саклана торган территорияләр

Мөслим районында 2 аеруча саклаулы табигать территориясе бар: Ык елгасы гидрология табигать истәлеге (1978 ел) һәм төбәк өчен әһәмиятле “Наратасты” табигать тыюлыгы (1994 ел).

Тыюлык Ык елгасы төп ярының сөзәк кишәрлекләрендә урнашкан. Мәйданы – 468,3 гектар. Үсемлек капламы башлыча 100–120 яшьлек наратлыктан гыйбарәт. Нарат агачлары белән беррәттән – каен, юкә, имән, куаклыкларда шомырт, кабар агачы, гөлҗимеш, миләш очрый. Үлән капламы 130 төрдән артык урман һәм урман-болын үсемлекләреннән тора. Алар арасында ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре бар: төз тәпичә, төнге миләүшә, зәңгәр тубыйбаш.

Имезүчеләрдән поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, төлке, Европа керпесе яши. Кошларның 27 төре исәпләнә, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре – яшел тукран һәм эрбет чыпчыгы. Сөйрәлүчеләрдән җитез һәм тереләй тудыручы кәлтәләр, тузаш, шулай ук ТРның кызыл китабына кертелгән бакыр елан, гади кара елан; амфибияләрдән очлы башлы бака бар.

Икътисад

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә алып барыла. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 106,2 мең гектар, шул исәптән сөрүлек җирләр – 85,6 мең гектар (2018 ел). Сабан бодае, уҗым арышы, солы, карабодай, борчак, шикәр чөгендере игелә.

Ит-сөт терлекчелеге, кошчылык үсеш алган. Мөгезле эре терлек – барлык категория хуҗалыкларда 18,4 мең баш, кош-корт барлык төр авыл хуҗалыгы учреждениеләрендә 802,9 мең баш исәпләнә.

5 авыл хуҗалыгы предприятиесе (“Август-Мөслим” , “Урожай” агрофирмасы”, “Ык” агрофирмасы”, “Туган як” агрофирмасы” эшли, 64 фермер хуҗалыгы (“Исламов”, “Әюпов”, Нуретдинов” крәстиян-фермер хуҗалыклары) бар.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә урнашкан. Анда “Мөслим элеваторы” органик групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы”(МСО) ябык акционерлык җәмгыяте, “Мөслим инженерлык челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыяте, “Сельхозтехника” һәм “Экомилк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре һәм башка зур булмаган җитештерү предприятиеләре бар.

Район территориясендә кече бизнесның 476 субъекты теркәлгән, алар күпләп һәм ваклап сату, автотранспорт чараларын, мотоцикллар, көнкүреш әйберләре ремонтлау (45,3%), авыл хуҗалыгы (25%), транспорт һәм элемтә (8,9%), эшкәртү производствосы (7%) өлкәсендә эшчәнлек алып баралар.

Анда Минзәлә урман хуҗалыгы урнашкан, аның составына Яңа Усы урманчылыгы (1945 елда оештырыла) керә.

Юллар челтәре

Район территориясе буенча Мөслим – Азнакай, Мөслим – Әлмәт, Мөслим – Чаллы, Мөслим – Актаныш автомобиль юллары уза.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә 2017 елга районда 6 урта, 12 тулы булмаган урта, 11 башлангыч мәктәп, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат, Сарман аграр көллиятенең 1 нче филиалы (1968 елдан), 25 балалар бакчасы эшли.

Өстәмә белем бирү учреждениеләренә Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Мәктәптән тыш эшләр үзәге (барысы да Мөслим авылында) керә.

Спорт

Мөслим районының спорт базасы 132 спорт корылмасын үз эченә ала, шул исәптән 28 спорт залы, “Юность” спорт-сәламәтләндерү комплексы, “Нептун” йөзү бассейны, 82 уен кыры булган ачык спорт корылмасы бар.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау өлкәсендә район хастаханәсе, поликлиника, дәвалау амбулаториясе, 40 фельдшер-акушерлык пункты, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт (1992 елдан) эшли.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә хәзерге вакытта район мәдәният йорты, 23 авыл мәдәният йорты, 19 авыл клубы, үзәк район китапханәсе, район балалар китапханәсе, 31 китапханә, Төбәк тарихын өйрәнү музее бар.

Районда бик күп үзешчән халык иҗатының клуб оешмалары эшли, аларның сигезе “халык” исемен алган, төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм конкурсларда дипломантлар, лауреатлар булалар, призлы урыннар алалар:

  • “Полер кас” фольклор коллективы (Мари-Бүләр авылы),
  • театр (Метрәй авылы),
  • “Рябинушка” фольклор ансамбле (Михайловка авылы),
  • “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле,
  • “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле (икесе да Мөслим авылында),
  • “Усыкай буйлары” фольклор коллективы (Яңа Усы авылы),
  • Иске Вәрәш мәдәният йортының театр коллективы (Иске Вәрәш авылы).

Районда 36 мәчет (шуларның өчесе Мөслим авылында) һәм 2 чиркәү бар.

2004 елда Мөслим авылында мәңгелек ут белән “Победа” сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы ачыла.

1931елдан татар һәм рус телләрендә “Авыл утлары” – “Сельские огни” район газетасы чыга (беренчел исеме – “Күмәк хуҗалык”, 1958 елдан – “Колхоз байрагы”, 1965 елдан хәзерге исемдә).

1962 елда радиотапшырулар оештырыла, 1996 елда – телестудия, 2005 елда “Мөслим” чыбыксыз радиосы ачыла. 2003 елда районның барлык массакүләм мәгълүмат чаралары “Мөслим мәгълүмат-мөхәрририят үзәге”нә (хәзер “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Мөслим-информ” филиалы) берләштерелә.

Район территориясендә мезолит, энеолит һәм неолит чорына, Ананьино, Имәнкискә, Пьянобор, Чиялек һәм буралы курган культураларына караган археология истәлекләре, шулай ук Алтын Урда чоры Болгар һәйкәлләре бар.

Танылган кешеләре

Мөслим районында туган күренекле шәхесләр:

  • Советлар Союзы Геройлары: Ф.Х.Әгълетдинов, Г.В.Вәҗетдинов, П.А.Днепров, И.М.Мәннанов;
  • Хезмәт Герое М.М.Гайров;
  • Социалистик Хезмәт Герое З.К.Кашапов;
  • Дан орденының тулы кавалеры Б.М.Салихов;
  • язучылар: Ф.Г.Абдуллин, М.З.Әхмәтҗанов, Х.Г.Әюпов, Р.Г.Гардиев, Ф.Гыйльми, И.Грай, Ш.Г.Җиһангирова, Л.Л.Лерон, Зөлфәт, И.С.Нәбиуллина, Ф.М.Садриев, Ф.Әмәк, А.Л.Фролов, Ә.Дусайлы, Э.М.Шәрифуллина;
  • фән эшлеклеләре: Ф.М.Газизов, Л.Г.Гайсин, Р.Г.Галимов, Г.А.Гәрәев, Д.Ф.Заһидуллина А.Ф.Мөгаллимов, Б.А.Тимеркәев, Р.Х.Фәсахов.

Тормышы һәм эшчәнлеге Югары Ослан районы белән бәйле шәхесләр:

Социалистик Хезмәт Геройлары: Л.Н.Мусин (1958–1977 елларда Киров исемендәге колхоз рәисе, 1969 елда миллионер колхоз була); М.Ш.Хөсәенов (1948–1950 елларда Мөслим районы башкарма комитеты рәисе, 1957–1962 елларда КПССның Мөслим районы комитеты беренче секретаре).