Тарихы

XIX йөз уртасына кадәр Яңасала авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1888 елдан бер сыйныфлы, ике бүлекле изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли (1890 елда 15 ир бала һәм 7 кыз бала укый).

XX йөз башында мәчет, тимерче алачыгы, су тегермәне, 4 кибет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 688,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда «Сала» колхозы оештырыла. 1956, 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – М. Горький исемендәге колхоз ( төп утар; хуҗалык кырчылык, ит терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә), 1960 елгы мәгълүматлар буенча – «Кама» (төп утар), 1966 елгы мәгълүматлар буенча – «Маяк» ( үзәге – Биектау авылы) колхозлары, соңрак «Шумбутский» совхозы эшли.

Халкы башлыча «Кулон Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә (Яңавыл авылы) эшли.

Мәдәният

Клуб (элеккеге кибет бинасында), китапханә (1953 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Фагыйлә» мәчете (2003 елдан), Н.Г.Гарипов тарафыннан оештырылган төбәкне өйрәнү шәхси музее бар.

Күренекле кешеләре

Н.Г.Гарипов (Нурулла Гариф) (1960 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихчысы.

Халык саны

1859 елда – 185,
1897 елда – 647,
1908 елда – 830,
1920 елда – 629,
1926 елда – 610,
1938 елда – 674,
1949 елда – 681,
1958 елда – 657,
1970 елда – 711,
1989 елда – 335,
2002 елда – 274,
2010 елда – 274,
2020 елда – 246 кеше (татарлар).