Биографиясе

1942 елның 2 гыйнвары, Яңа Чишмә районы Зирекле авылы –  2022  елның 11 октябре.

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында халык иҗаты һәм көнкүреше музеена нигез сала (1992 елның декабрендә Татарстан Республикасының Милли музее филиалы буларак ачыла) һәм 1993 елдан аның директоры. Зирекле һәм күрше-тирә авылларның осталары тарафыннан XIX йөз – XX йөзнең 1 нче яртысында эшләнгән гамәли бизәлеш әсәрләренең уникаль коллекциясен туплый.

Алар арасында бизәкләп туку (сөлгеләр, ашъяулыклар, матча кашагалары һ.б.), элмәләп чигү (намазлыклар, туй сөлгеләре, аяк чолгаулары, хатын-кыз күкрәкчәләре, баш киемнәре һ.б.) үрнәкләре, милли киемнәр, зәркән бизәмәләре, металлдан, агачтан, талчыбыгыннан, каен тузыннан эшләнгән көнкүреш кирәк-яраклары, уенчыклар, нумизматика үрнәкләре, сәнгати эшләнмәләр җитештерү өчен кирәкле традицион кораллар һәм җайланмалар (туку станнары, кабалар, киергеләр һ.б.) бар.

Музейда барлыгы 1037 экспонат саклана (2002 елның 1 гыйнварына).

1998 елларда Казанда музей коллекцияләре күргәзмәсе уза.

М.Г. Газыймов Зирекле авылының һәм элек шул исемдә булган вилаять тарихын, этнографиясен өйрәнә, музей архивы туплый, халык иҗаты әсәрләренең һәм көнкүреш әйберләренең каталогын төзи.

Хезмәтләре

Хәтер тамчылары: Бәетләр. Түбән Кама, 2001;

Музей как центр духовной жизни села // Музей российской глубинки. Екатеринбург, 1998.

Әдәбият

Нуруллин В. Музейларыбыз // Татарстан. 1997. № 12;

Газымов М.Г. // Кто есть кто в науке об искусстве: Справ. Казань, 1998;

Завьялова М. Мастерицы села Зирекле // Ежегодник - 98. Государственный объединенный музей Республики Татарстан. Казань, 1999;

Семья Газымовых // Сто семей Татарстана. Казань, 2001.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова