Алабуга, Менделеев һәм Тукай районнары территориясендә урман хуҗалыгы эшләрен алып бара.

1931 елда оештырыла, Алабуга, Морт һәм Бондюг (соңрак Менделеев) урманчылыкларын берләштерә. 1991 елда Алабуга һәм Чаллы (элек Кызыл Тау, аннан соң Белоусов урманчылыгы, 1980–1986 елларда – Чаллы урман-парк тибындагы урман хуҗалыгы) урманчылыклары «Түбән Кама» милли паркы составына керә.

2006 ел башына урман хуҗалыгының гомуми мәйданы 29041 га, шул исәптән Морт – 9882 га, Менделеев – 6726 га, Татарстан (элекке Мәләкәс) урманчылыклары 12433 га мәйданда.

1 нче төркем урманнар 16732 га мәйдан били, алар эчендә: Алабуга һәм Чаллы шәһәрләренең яшел зона урманнары – 1643 га, сусаклагыч урманнар – 4496 га, эрозиягә каршы утыртылган урманнар – 9837 га, автомобиль юллары буйлап саклагыч полосалар – 756 га. 2 нче төркем, ягъни файдаланыла торган урманнар 12309 га мәйдан алып тора.

Урман культуралары мәйданы – 5770 га. Ылыслы агачлар – 33%, каты яфраклылар – 25%, йомшак яфраклылар 42% мәйдан били. Урманнарның 80% чамасы яшь һәм урта яшьтәге агачлардан гыйбарәт. Нарат урманнары нигездә кулдан утыртылган, 5613 га мәйдан били; бонитет классы 1а һәм 1. Агач запасы 824 мең м3.

Типлары буенча катлаулы, мүкле һәм чикләвек куаклы нарат урманнары урын алган. Чыршы урманнары 2493 га мәйдан били. Чыршы күп очракта себер ак чыршысы белән бергә үсә һәм караңгы ылыслы чыршы – ак чыршы ценозлары хасил итә. Гомуми агач запасы – 300 мең м³. Имән урманнарының мәйданы – 6072 га, шул исәптән биек кәүсәлеләр 4355 га мәйдан били. Өрәңге-юкәле имәнлекләр киң таралган, гомуми агач запасы 538 мең м³. Каен (1012 га, 124 мең м³) һәм усак (5190 га, 692 мең м³) урманнары нигездә икенчел, элеккеге урманнар урынында барлыкка килгәннәр. Юкә урманнарының (4026 га, 558 мең м³) күп өлеше имәнлекләрне, аеруча 1978–1979 еллардагы салкыннардан зарарланганнан соң, алыштырган.

Төп кулланыш һәм урман торгызу эшләрен башкаргандагы еллык урман кисү күләме – 3,1 мең м³. Урманны карау максатыннан 790 га мәйданда чистарту эшләре башкарыла, шул вакытта 8 мең м³ дан күбрәк агач әзерләнә. Урманны торгызу эшләре 80 га мәйданда үткәрелә. Ел саен авыл хуҗалыгы җирләренең 40 га мәйданында агач утыртыла. Урман хуҗалыгының төп питомнигында 12 исемдәге агач-куак токымнарының 3,2 млн. үсентесе һәм чәчкене үстерелә.