- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Морат
Татарстанның Кайбыч районындагы авыл. Олы Кайбыч авылыннан 26 км төньяк-көнбатыштарак, Гөбенә елгасыннан 2 км ераклыкта урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына, 1550 еллардан – рус авылы.
1861 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1857 елда алпавыт хатын Н.И.Саврасова акчасына архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча Казан-Богородица чиркәве төзелә (соңгы рус классицизмының дини архитектура истәлеге; гөмбәзләре һәм башлары юкка чыккан, совет чоры үзгәртеп корулары нәтиҗәсендә беренчел тышкы күренеше бик нык үзгәргән, хәзер реставрациядә).
XX йөз башында авылда Казан-Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1867 ел), җил тегермәне, тимерче алачыгы, казна шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли; якшәмбе саен базар була, Пасхадан соң, 9 нчы җомгада ярминкә уздырыла.
Авыл җәмәгатенең имана җире 860,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1965 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.
Хәзер Надеждино авыл җирлеге составында.
1929 елда “Искра” колхозы оештырыла, соңрак – Чапаев исемендәге колхоз (Надеждино авылы), 1950 елда Сталин исемендәге колхоз (Олы Кайбыч, Кошман, Кече Кайбыч авыллары) составына керә.
Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1932 елда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1989 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2001 елда Надеждино авылына күчерелә.
Г.И.Ионов (1892–1947) – Татарстанның Социалистик төзелеш Герое;
П.В.Маданов (1903–1977) – туфрак белгече, биология фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышында катнаша, “Почёт билгесе” ордены кавалеры.
1782 елда – 255 ир-ат;
1859 елда – 527,
1897 елда – 820,
1908 елда – 913,
1920 елда – 918,
1926 елда – 856,
1938 елда – 512,
1958 елда – 196,
1970 елда – 162,
1979 елда – 122,
1989 елда – 162,
2002 елда – 165,
2010 елда – 146,
2017 елда – 132 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.