- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районында, Югары Ослан авылыннан 37 км көньяк-көнбатыштарак, Сөлчә елгасы буенда урнашкан
1565–1567 еллардан Кече Пустошь Кайлеп исеме белән билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Рус Кайлепы буларак телгә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (төрле елларда Зөя дворяннары – Иван Большой Крестниковка, Егор Крестниковка, алпавыт Обуховларга, кенәзләр Баратаевларга, алпавытлар Кудрявцевларга, Панаевларга карый).
Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тегүчелек кәсепчелеге тарала.
1888 елда авылда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла, берничә елдан соң ябыла (1890 елда – 18 ир бала һәм 2 кыз бала укый); 1912 елда кабат эшли башлый.
XX йөз башында җил һәм су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 451 дисәтинә тәшкил итә.
Халкы Егидерево авылының Вознесение чиркәве приходына керә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Ямбулат авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елдан авыл Сталин исемендәге (Ямбулат авылы) колхоз, 1957 елдан “Приволжский” (Мәйдан авылы) совхозы составында, 1964 елдан “Заря” совхозы (Ямбулат авылы) составында. 2000 елдан “Татплодоовощпром” концернының “Заря” филиалы үзәк утары (2012 елдан – “Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).
Халкы күбесенчә “Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.
Бөек Ватан сугышыннан соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, анда шулай ук Ямбулат һәм Кызылъяр авылы балалары да укый. 1984 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм Ямбулат авылына күчерелә.
1646 елда – 68,
1782 елда – 140 ир-ат;
1859 елда – 275,
1897 елда – 294,
1908 елда – 361,
1920 елда – 385,
1926 елда – 285,
1938 елда – 357,
1949 елда – 430,
1958 елда – 248,
1970 елда – 286,
1979 елда – 250,
1989 елда – 228,
2002 елда – 204,
2010 елда – 210,
2017 елда – 206 кеше (руслар – 82%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.