Татарстан Республикасының хәзерге Сарман районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 90 км, Чаллы пристаненнан 87 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Сарман районы Салкын Алан, 1948 елдан – Яңа Имән, 1963 елдан Иске Кәшер авыл советлары составында.

Халык саны – 103 кеше (1930 ел, татарлар), 138 кеше (1956 ел, татарлар), 86 кеше (1978 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1986 елдан соң телгә алынмый.