- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Кама елгасының сул ярында, Чаллы шәһәреннән 24 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә. Башлангыч исеме – Белоус кордоны. Беренче тапкыр Белоус урыны хакында немец галиме һәм сәяхәтчесе П.С.Паллас хезмәтендә искә алына (1776), ул 1773 елда академия экспедициясе составында Кама елгасын кичеп, Белоусть дигән урында туктала.
Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантоны Чаллы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.
Хәзер – Кече Шилнә авыл җирлегендә.
1968 елда, Түбән Кама ГЭСы төзелүгә бәйле рәвештә, авылга су астында калу зонасындагы Кызыл Тау поселогыннан (1931 елда Кызыл Тау урман хуҗалыгы оештырыла) урманчылык конторасы күчерелә, урман хуҗалыгы Белоус урманчылыгы итеп үзгәртелә; 1989 елдан – Чаллы урман-парк урман хуҗалыгына, 1990 елдан «Түбән Кама» милли паркына керә, фәнни-оештыру үзәкләренең берсенә әверелә.
1980 елларда клуб эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.