- РУС
- ТАТ
(Bupleurum), чатырчәчәклеләр семьялыгыннан бер яки күпьеллык үләннәр, сирәк кенә куак һәм ярымкуакчыл үсемлекләр ыругы
150 дән артык төре Европа, Азия һәм Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә бер төре – сары им үләне (алтынсыман) (B. aureum) үсә. Барлык районнарда да очрый. Якты урманнарда, аланнарда, ерымнарда, елга тугайларында үсә.
15-20 см биеклектәге туры сабаклы күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, озынча, аскылары ботаклы, өскеләре – утырма, сабакны әйләндереп үсә. Чәчәк төркеме – катлаулы чатыр. Чәчәкләре сары, кыска чәчәк сабында. Җимеше – озынча-эллиптик икеорлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.
Үләнендә сапониннар, алкалоидлар, каротин, дуплау матдәләре бар.
Үлән суы һәм төнәтмәсе үт кудыру, яра төзәтү һәм тонусны күтәрү үзлегенә ия. Баллы үсемлек.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.