Биографиясе

1967 елның 20 октябрендә Казанда туган.

1986 елда Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлый.

1986 елдан ТРның Сәнгать фондында эшли. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1993).

Ильясова Ә.Р. Чагылыш. 2001

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Ә.Ильясова иҗатында заманча постмодернистик тенденцияләр аеруча ачык чагыла: төрле чорларның Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләренә хас (Көнчыгыш урта гасырлар миниатюрасы, беркатлы-самими сәнгать, модернистик агымнар) стиль концепцияләре үзара үрелә.

Баштарак мөмкинлекләрен гобелен сәнгатендә сыный («Намазлык», 1990), соңрак станлы графикага мөрәҗәгать итә, литография техникасында эшли, бу юнәлештә «Пегас», «Назлы иртә», «Күл буенда», «Шәүлә» (барысы да – 1992), «Төнге фәрештә», «Фатыйма киче», «Гарәфә көне», «Кәрван», «Кунакка» (барысы да – 1993) әсәрләрен тудыра.

Нәкышь әсәрләре: «Җимеш өзүче Мәрьям», «Ай тотылганда» (икесе дә – 1992), «Фатыйма», «Корбан бәйрәме» (икесе дә – 1993), «Ак киемнәр» (1994), «Кол хатыннар» (1995), «Мадонна» (2000), «Ак атта», «Кәләш», «Туй» (барысы да – 2001) авторы. Аларда Библия һәм Коръән сюжетлары, гыйбрәтле хикәяләр, аллегорияләр чагылыш тапкан.

Ә.Ильясова үз картиналары стилендә ислам сәнгате традицияләренә таяна (гарәп миниатюрасы), сәнгать теленең шартлы-декоратив системасын (композициянең яссылыкта урнашуы, фронтальлеге, төсле локаль тапларның контрастлы кушылмасы, форманың төгәл стильләшүе) мифологик образлар системасы белән берләштерә.

Ильясова Ә.Р. Җимеш өзүче Мәрьям. 1992

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1986 елдан, шул исәптән ТАССРның төзелүенә 70 ел тулуга багышланган; Казан, 1990); төбәк – «Зур Идел» (Казан, 1991; Түбән Новгород шәһәре, 1998); бөтенроссия – «16 автономияле республика» (Мәскәү, 1991); бөтенсоюз – «Бөтенсоюз графика күргәзмәсе» (Владимир шәһәре, 1992); халыкара – «Арт-Миф» (Мәскәү, 1993); чит илләрдә уздырылган – «Казаннан килгән сәнгать» (Зутфен шәһәре, Нидерланд, 1995), «Филд Галлери» өчен Россиядән» (Изге Марфа утравы, АКШ, 1996) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре уза (Казан, 1994, 2004; Яшел Үзән, 2016).

Ильясова Ә.Р. Нәзәкатьле төш. 1992

Кәгазь, литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» Милли мәдәният үзәгенең милли мәдәният музеенда, «Туран» милли мәдәният үзәге фондында, чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Ильясова Ә.Р. Казан музалары. 2004

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Шаһиева Р. Ай тотылган көн // Казан утлары. 1994. № 5.

Ахметова Д. «И к Вечной правде устремилось сердце» // Татарстан. 1996. № 2.

Шагеева Р. День величиной в пятьдесят тысяч лет // Казань. 2002. № 11/12.

Автор – Г.Р.Фәйзрахманова