Биографиясе

1862 елның 8 феврале, Мариуполь шәһәре – 1939 елның 12 декабре, Ленинград.

Новороссийск университетында белем ала (Одесса шәһәре), Н.П.Кондаков шәкерте.

1890 елдан Казан университетының сәнгать белеме һәм тарих кафедрасында приват-доцент. Бер үк вакытта 1897 елдан университетның борынгы әйберләр һәм сәнгать музее мөдире.

Рус археология җәмгыяте (1890), Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы (1891). Казанда сәнгать сөючеләр җәмгыятен (1895) оештыручыларның берсе, Одесса тарих җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1896), 1899 елда Казан университеты каршында яңадан оешкан Пушкин исемендәге Әдәбият һәм сәнгать җәмгыяте советы сәркәтибе.

1903 елда Петербург университетына күчерелә. И.В.Цветаев тарафыннан Александр III исемендәге Нәфис сәнгать музеен оештыруга җәлеп ителә.

Мәскәүдәге Публичный һәм Румянцев музейларының шәрәфле мөхбире, Киев археология институтының шәрәфле әгъзасы, София соборында (Киев) фәнни-тикшеренү һәм реставрация-ремонт эшләре барышын тикшерү комитеты әгъзасы, 1931 елдан Украина Фәннәр академиясенең София соборы комиссиясе эшендә катнаша.

Фәнни иҗаты

Галимнең бай мирасында Византия, Италия, рус сәнгатенең истәлекле әсәрләрен өйрәнү төп урынны алып тора.

Россия сәнгать белеме тарихында беренче булып Греция (Афон, Сиракуз), Италия (Равенна, Рим, Солерно, Амальфи, Чефалу, Помпей), Мисырдагы (Каһирә, Александрия) борынгы христиан һәм Византия сәнгате истәлекләрен, Берлин һәм Вена музейлары коллекцияләрендәге әсәрләрне тасвирлый һәм системалаштыра.

«Исследования в области иконографии и стиля древнехристианского искусства» (1865), «Эллинистические основы византийского искусства» (1900) хезмәтләрендә икона язу сәнгатенә караган күләмле материалларны гомумиләштерә, византистика һәм Византия сәнгате өлкәсендәге күп кенә мөһим мәсьәләләрне тәгаенли, ачып бирә.

Д.В.Айналов хезмәтләре Европа илләрендә дә таныла. Казан губернасы территориясендәге урта гасырлар рус сәнгате истәлекләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә. 1899 елда Мәскәү археология җәмгыяте аңа Зөя шәһәрендәге Успение соборында XVI йөз фрескаларын реставрацияләүгә күзәтчелек итүне йөкли. Д.В.Айналов әлеге уникаль фреска ансамбленең беренче фәнни тасвирламасын бастырып чыгара.

Хезмәтләре

Фресковая роспись храма Успения Богородицы в Свияжском мужском Богородицком монастыре // Древности: Труды Московского археологического общества. 1906. Т. XXI, вып. 1.

Древние памятники искусства Киева. Харьков. 1899 (автордаш).

Этюды о Леонардо да Винчи. Л. – М., 1939.

Әдәбият

Брунов Н. Памяти Д.В.Айналова // Архитектура СССР. 1940. № 3.

Масленицын С.Д. В.Айналов // Искусство. 1987. № 7.

Ключевская Е.П. Казанский период жизни и деятельности Д.В.Айналова и кафедра теории и истории искусств Казанского университета на рубеже XIX–XX веков // Сборник Калужского художественного музея. Калуга, 1993. Вып. 1.

Автор – Е.П.Ключевская