(грек. elege´ia — сагышлы җыр), лирик поэзия жанры, фани дөнья, кеше гомеренең кыскалыгы турында фәлсәфи уйлануларны үз эченә алган эмоциональ эчтәлекле зур булмаган шигырь
Татар поэзиясендә Г.Тукай («Өзелгән өмид»), М.Гафури («Кайвакытта»), Ш.Бабич («Аптыраган минутларда»), Р.Әхмәтҗанов («Сибгат ага Хәкимгә элегия»), Ә.Мәхмүдов («Мәңгелек моң»), Р.Гатауллин («Элегия») иҗатларында чагыла.
Автор — Т.Н.Галиуллин
Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.