Биографиясе

1912 елның 2 апреле, Сембер шәһәре – 1999 елның 8 декабре, Мәскәү.

Горький педагогия институтын тәмамлый (1935). 1938 елдан СССР Мәгариф министрлыгының Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтында, 1970–1987 елларда СССР Педагогия фәннәре академиясенең Милли мәктәпләрдә рус теле укыту фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре милли мәктәпләрдә рус теле укыту методикасының теоретик, лингвистик, психологик-педагогик нигезләренә, ана теле һәм рус теле укытуның үзара бәйләнеш мәсьәләләренә карый.

Мәктәп программаларын эшләүдә, татар мәктәпләрендә укучылар өчен рус сүзләренең тиешле минимумы сүзлекләрен төзүдә катнаша.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Изучение русского имени существительного в татарской школе. М., 1960.

Методика обучения морфологии русского языка в татарской школе. Казань, 1961.

Научные основы методики обучения грамматическому строю русского языка в национальной школе. М., 1983.

Русский язык: Учебнирк для 6–7 классов национальных школ РСФСР. Л., 1989.