- РУС
- ТАТ
Галим-мелиорация белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2012), доцент (2023), Татарстан Республикасының атказанган мелиорация белгече (2019), Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2023)
1974 елның 8 апрелендә ТАССР ның Чистай районы Татар Гаделшасы авылында туган.
Казан авыл хуҗалыгы академиясен (1996) һәм андагы аспирантураны (1997) тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы, мелиорация һәм экология кафедрасында ассистент.
1999 елдан "Трастовая компания "Татмелиорация" акционерлык җәмгыятенең мелиорация бүлеге башлыгы, 2001 елдан "Татводэксплуатация" федераль дәүләт учреждениесендә директор урынбасары – баш икътисадчы.
2004 елдан "Татмелиоводхоз" идарәсендә (2011 елдан Татарстан Республикасы буенча Җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе, 2013 елдан Идел буе федераль округы буенча Җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе) директорның беренче урынбасары, 2009 елдан директоры.
Бер үк вакытта, 2001 елдан, Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасында доцент.
Хезмәтләре мелиорацияне комплекслы үстерүгә карый.
Урта Идел буеның урман-дала зонасында беренче тапкыр су баса торган болыннар мелиорациясенең авторлык комплекслы системасы эшләнә һәм гамәлгә кертелә, ул аларның продуктлылыгын 2,0–2,5 тапкыр арттыруны тәэмин итә.
М.Хисмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасында җирләрне мелиорацияләүне үстерү буенча республика максатчан программалары эшләнә һәм гамәлгә кертелә, алар кысаларында 40 мең гектардан артык сугарулы җирләр яңадан торгызыла һәм яңартыла, 32 меңнән артык урман полосалары утыртыла, 800 ләп артезиан су скважинасы һәм 600 км дан артык суүткәргеч сузыла.
"Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисади нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итүче мелиорацияле игенчелекнең инновацион алымнарын эшләү һәм гамәлгә кертү" эше өчен Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2023, авторлар коллективы җитәкчесе).
Россия агросәнәгате комплексының мактаулы хезмәткәре (2014), Татарстанның мактаулы төзүчесе (2024).
"Россия агросәнәгате комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен" көмеш һәм алтын медальләр белән (2015, 2018), "Җирләрне мелиорацияләүдәге уңышлары өчен" (2016) медаль белән бүләкләнә.
Ресурсосберегающие технологии поверхностного улучшения пойменных лугов лесостепи среднего Поволжья. Казань, 2012. 300 с.
Улучшение и использование пойменных лугов. Москва, 2013. 690 с. (автордаш).
Система мелиоративного земледелия в Республике Татарстан. Казань, 2015. 318 с. (автордаш).
Экономически эффективное кормопроизводство на основе райграса многоукосного. Казань, 2021. 392 с. (автордаш).
Научное обеспечение инновационного развития мелиоративного земледелия в Республике Татарстан. Казань, 2022. 209 с. (автордаш).
Экономика труда: учебное пособие для подготовки бакалавров. Казань, 2023. 542 с. (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.