1954 елның 12 январе, Горький өлкәсенең Арзамас-16 шәһәре – 2020 елның 13 октябре, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1982), шунда ук идарә ителә торган икътисади объектлар динамикасы һәм социологик тикшеренүләр лабораторияләрендә инженер булып эшли.

1987–1992 елларда Татарстан халык фронты иҗтимагый хәрәкәте рәисе, «Народный фронт» газетасы баш мөхәррире.

1992 елдан «КРИС» газетасында (хезмәткәр, 1995–1997 елларда баш мөхәррир урынбасары).

1999 елдан «Звезда Поволжья» (Казан) газетасын оештыручы һәм баш мөхәррире.

1990–1995 елларда Россия Демократик партиясенең Татарстан бүлеге рәисе.

Республика вакытлы матбугатында басылган мәкаләләрендә ТРда барган иҗтимагый-сәяси процессларга анализ ясый, федерализм һәм милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы проблемалар күтәрә.

ТР Журналистлар берлеге бүләкләре лауреаты (1996, 2000).