960 ел тирәсе – 1015 елның 15 июле.

Бөек кенәз Святослав I нең кече улы. Атасы Владимир I не 970 елда Новгород шәһәре кенәзе итеп билгели. Святослав I вафатыннан соң, читтән гаскәри көчләр яллап, Киевны сугышып ала, агасы Ярополкны үтереп, атасы тәхетенә утыра (980).

Бөек кенәз буларак Владимир I Киев кенәзлеге биләмәләрен арттыру өчен сугышлар алып бара, 981 елда Червенск шәһәрен яулап ала, 981 – 982 елларда вятичларны, 983 елда ятвягларны, 984 елда радимичларны җиңә.

Яңа яуланган җирләрдә Владимир I кальга-калалар төзетә, идарә итү өчен үз алай-дружиналарын һәм боярларын билгели.

985 елда Идел буе Болгарына яу белән баруы, солых килешүе төзүе мәгълүм. Болгарлар иленә тагын 994, 997 елларда һөҗүм иткән булуы ихтимал.

993, 996 елларда бәҗәнәкләр белән сугыша.

Владимир I заманында тышкы сәяси элемтәләр ныгытыла: Византия (987 –989), Рим (991, 1001) һәм Германия (1006, 1013) белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла.

Владимир I, үз хакимиятен ныгыту максатыннан чыгып, кайсы динне кабул итү турында уйлана, төрле дин әһелләре, шул исәптән болгарлар вәкилләре белән дә очраша, киңәшә.

Византия белән илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырылгач, 988 елда дәүләт дине буларак рәсми рәвештә христиан динен кабул итә. Шуннан соң Киев кенәзлегендә «кылыч һәм ут ярдәмендә» яңа дингә күндерү хәрәкәте колач җәя, Киев белән Новгород шәһәрләрендә мәҗүсиләрнең табыну урыннары җимертелә, яндырыла.

Яңа дин оешмалары булдыруны һәм чиркәүләр төзүне күрше төбәкләр биләмәләренә дә көчләп тага.

Владимир I идарә иткәндә борынгы Русь дәүләтенең төп биләмәсе, идарә тәртипләре һәм яңа дине билгеләнә.

Чыганаклар

Джаксон Т.Н. Исландские королевские саги о Восточной Европе. М., 1993.

Повесть временных лет. СПб., 1999.

Әдәбият

Греков Б.Д. Киевская Русь. М., 1953.

Рыбаков Б.А. Язычество Древней Руси. М., 1987.

Пашуто В.Т. Внешняя политика Древней Руси. М., 1968.

Введение христианства на Руси. М., 1987.

Толочко П.П. Древняя Русь. Киев, 1987.

Щапов Я.Н. Государство и церковь Древней Руси X – XIII вв. М., 1989.

Назаренко А.В. Древняя Русь на международных путях. М., 2001.

Vodoff V. Naiassace de la chretiente russe: La conversion du prince Vladimir de Kiev (988) et ses consequences. Paris, 1988.

Автор – И.Л.Измайлов