Биографиясе

1903 елның 12 августы, Тобол губернасы Ишим шәһәре – 1995 ел, Чабаксар шәһәре.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1927 ел). 1928–1930 елларда Сталин округының Чистяков районында кичке мәктәп укытучысы, 1930–1934 елларда Татсоюз совхозында зоотехник, 1934–1936 елларда Татарстан дуңгызчылык трестында зоотехник, 1937–1938 елларда Татарстан өлкә авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә өлкән фәнни хезмәткәр, 1938–1944 елларда Казан ветеринария институтында өлкән лаборант, укытучы.

1944–1954 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институты, 1954–1960 елларда Казан ветеринария институтының терлекчелек кафедрасы доценты, 1960 елда Казан авыл хуҗалыгы институты доценты, 1962–1967 елларда терлекчелек кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1962–1967 елларда, проректор.

З.А.Ротэрмель терлек азыгы белән үзләрен үзләре тәэмин итүче дуңгызчылык хуҗалыклары өчен дуңгызларны тукландыруның рациональ системасын эшли, ТАССРда дуңгызчылык тармагы буенча нәсел яңарту эшенең перспектив планын төзи.

Хезмәтләре

Использование разовых маток в свиноводстве. Казань, 1956.

Важнейший источник увеличения производства свинины // Сельское хозяйство Татарии. Казань, 1958.

Влияние разных типов кормления при промышленном скрещивании свиней // Уч. зап. Казан. вет. института. 1959. Т. 71.

Авторлар – Г.С.Шәрәфетдинов, Р.Ш.Әскәров