Эчтәлек

Кремль калкулыгыннан көньяктарак Болак ермагының уңъяк ярында урнашкан.

Базар мәйданының үзәгендә таш касә (таш аяк) була, анда базар салымы җыела.

Ташаякта Идел буе сәүдәгәрләре, Урта Азиядән, Кавказдан, Кырымнан һ.б.дан килгән сәүдәгәрләр сәүдә иткәннәр (күн, затлы мехлар, тукымалар, металлдан эшләнгән әйберләр һ.б. товарлар).

Ташаяк – Идел буеның төп ярминкәсе булып исәпләнгән.

XVIII йөздә – XX йөз башында бу урында агачтан эшләнгән сәүдә рәтләре һәм кибетләр урнаштырыла, ел саен май – июнь айларында язгы биржа сатулары (ярминкәләре) үткәрелә.

Казансу елгасында дамба һәм Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң, рельеф тулысынча үзгәрә.

Ташаяк урамының бер өлеше генә саклана.

Әдәбият

История Казани. Казань, 1988. Т. 1.

Амиров К. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани. Казань, 1995.