Биографиясе

1905 елның 3 октябре, Акмола губернасы Атбасар шәһәре – 1985 елның 22 мае, Алма-Ата.

Мәскәү геология-разведка институтын тәмамлаганнан соң (1932), Җизказган руднигында (Казахстан ССР) эшли.

1956–1964 елларда Мәскәүдә: СССР төсле металлургия министрлыгында, 1957 елдан СССР Госпланында.

1964 елдан Казахстан ССР Фәннәр академиясе Геология фәннәре институтының комплекслы тикшеренүләр лабораториясе мөдире (1978 елдан консультант).

Хезмәтләре руда чыганаклары геологиясенә карый.

С.Ш. Сәйфуллин – Казахстан территориясендә бакыр, марганец һәм рений чыганакларын ачуда катнашучыларның берсе.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, «Чыганакларны беренче ачучы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре      

Стратиформные месторождения меди Западной части Центрального Казахстана. А.-А., 1976 (автордаш).

Әдәбият      

Казахская ССР: Краткая энцикл. А.-А., 1989. Т. 3.