Эчтәлек

Авыру китереп чыгаручылар лептоспирлар семьялыгына карый. Арадан бер төре (Leptospira interrogans) серотипларга һәм серологик төркемнәргә бүленә. ТРда күбрәк серологик төркемнәр (pomona, canicola, grippotyphosa) очрый.

Авыру клиникасы күренешен беренче тапкыр рус галиме Н.П.Васильев (1883) һәм немец галиме А.Вейль (1886) тасвирлыйлар. Япон галиме А.Инадо (автордаш) L. авыру китереп чыгаручы тагын бер төрне (icterohaemorrhagiaе) аерып күрсәтә (1915).

Авыру чыганагы булып күселәр, урман һәм кыр тычканнары, су күселәре, этләр, дуңгызлар санала. Зарарлану тире һәм лайлалы тышчаның йогышлы авыру булган материалга кагылуыннан (пычрак җир, су, ашамлыклар) башлана. Авыруга гомуми агулану, бизгәк тоту, йөрәк миокарды, бавыр, үт, бөерләр (уремия билгеләре), нерв һәм тамырлар системасы зарарлану, геморрагик билгеләр хас, сары авыруы күренеше күзәтелә. Үлем очрагы бөерләр зәгыйфьлеге белән бәйләнгән. Авыру ел фасылларына бәйле.

Казан галимнәре З.Х.Кәримова, Г.З.Хәбирова, Н.И.Борознов Татарстанда һәм Идел буе төбәге республикаларында лептоспирозлар мәсьәләләрен өйрәнәләр, бу йогышлы авыру чыганакларын ачыклыйлар, авыру китереп чыгаручыларның саф культураларын билгелиләр, лептоспирларның яңа штаммнарын ачыклыйлар («Кәримова», «Кабан», «Казан»), беренче тапкыр микроблар үстерү өчен уникаль туклану мохите (сыек һәм тыгыз) эшлиләр һәм тәкъдим итәләр, лептоспирозларны булдырмауның махсус һәм махсус булмаган чараларын эшлиләр. Н.И.Борознов лептоспирозларга каршы вакцина тәкъдим итә (1989).

2000–2005 елларда ТРда авыруның спорадик очраклары күзәтелә.

Әдәбият

Каримова З.Х. К вопросу об источниках лептоспирозной инфекции // Вопр. теорет. и клинической медицины. 1960. № 1;

Каримова З.Х., Хабирова Г.З. К вопросу выявления патогенных свойств лептоспир in yitro // Науч. тр. Казан. медицина института. 1964. Т. 14.

Автор — В.Х.Фазылов