ТРның табигать истәлеге.

Яшел Үзән районының Олы Җәке авылыннан төньяктарак урнашкан.

1981 елда билгеләнә. Мәйданы 69 га. Питиал елгасы үзәненең уңъяк сөзәклегендә кеше тарафыннан барлыкка китерелгән урман-болын биоценозы. 1970-1976 елларда Яшел Үзән күргәзмә-тәҗрибә урман хуҗалыгы белән бергә Татарстан урман-тәҗрибә станциясе тарафыннан су эрозиясе белән көрәштә мелиорация эшләре үткәрелә: сөзәклекләрне террасалау ысулы белән 30 га мәйданда урман утыртыла, болыннар яхшыртыла, су агымнарын читкә юнәлдерү өчен гидротехник корылмалар төзелә.

Төрле технологияләр буенча каен, карагай, нарат, имән, тополь һәм башка токымнардан торган саклагыч утыртмалар булдырыла. Фәнни җитәкчелек авыл хуҗалыгы фәннәр кандидаты Ч.С.Хәсәнкәев тарафыннан алып барыла.

Хәзерге вакытта туфрак эрозиясе процессы туктатылган, болын үсемлекләре яңадан үсеп чыга.

Сирәк очрый торган үсемлек төрләре үсә: тау бөҗәк чәчәге, хуш исле кыр кишере, гади арчан һәм башкалар.