Үзәге – Чулман елгасының уңъяк ярында, Зур Сарапул һәм Юрман елгалары арасында урнашкан Сарапул шәһәре (1596 елда татар шәһәрчеге урынында патша сарае авылы Вознесенское буларак нигезләнә; 1599 елга авыл ныгытыла; 1616–1737 елларда – Казанның, соңрак Пензаның шәһәр яны шәһәрчеге санала; 1738 елдан сарай бистәсе, 1780 елдан өяз шәһәре).

Баштарак Казан өязенең Арча даругасы составына керә; Сарапул округасы дип йөртелә (1596–1708). 1639 елда Сарапул өязенең бер өлеше (округасы белән Сарапул шәһәре) Пензага теркәлә, 1708 елда Азов губернасына кертелә, әмма Казан воеводасы Н.Кудрявцевның «телдән белдерүе» буенча территориясе составына округасы белән Сарапул да кергән Пенза шәһәре Казан губернасына теркәлә, өязнең бер өлеше (округасы белән Каракүл авылы) Уфа шәһәренә кертелә.

1719 елда Сарапул өязе Пенза һәм Уфа провинцияләре составында Казан губернасына кертелә. 1738–1780 елларда Сарапул өязенең бер өлеше Уфа губернасының Усы провинциясе составына керә; 1781 елдан Сарапул өязе территориясе – Вятка наместниклыгы, 1796 елдан Вятка губернасы составында.

Сарапул өязе Вятка губернасының көньяк-көнчыгыш өлешен биләп тора. XIX йөз башына көнбатышта – Малмыж өязе, көньякта, көньяк-көнчыгышта – Вятка губернасының Глазов өязе, төньяк-көнчыгышта – Пермь губернасының Оханск һәм Оса өязләре, көньяк-көнчыгышта – Уфа губернасының Бөре өязе, көньякта һәм көньяк-көнбатышта Вятка губернасының Алабуга өязе белән чикләшә. Өязнең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш чикләре — Вятка елгасы бассейны елгалары, күпчелек өлеше Камага коючы елгалар: Вотка, Лип, Падка, Зур һәм Кече Кивара, Сидоровка кушылдыклары белән – Сива; Кече Сарапулка, Светлая, Чёрная һ.б. кушылдыклары белән – Сарапул; Кырыкмас, Позим, Сылычка, Чур, Люк, Лудзя, Әгерҗе һ.б. кушылдыклары белән Иж елгасы сулары белән юыла.

Мәйданы 13108,1 кв. чакрым (1897).

Халкы 408058 кеше (198572 ир-ат, 209486 хатын-кыз), шул исәптән руслар – 71,2%, удмуртлар – 23,9%, татарлар – 1,77%, башкортлар – 1,25%, марилар – 0,58% (1897).

Административ-территориаль яктан өяз станнарга, волостьларга һәм полиция районнарына бүленә. Станнар составы, волостьларны станнарга кертү, өяз территориясе үзгәреш кичереп тора. 1658 елда Пермь губернасының Оханск һәм Оса волостьлары Сарапул өязендә була. 4 нче ревизия вакытында (1782) Сарапул өязенең Чыпца елгасының югары агымындагы бер буй төньяк җирләре Глазов өязенә, көньяк-көнбатыштагы кечерәк өлеше Алабуга өязенә карый. Малмыж өязенең төньяк-көнчыгыш өлеше шулай ук Сарапул өязенә кертелә. 1783 елда Сарапулга Оханск провинциясе җирләре өстәлә.

1797 елда, Вятка наместниклыгы таркалу һәм Малмыж өязе бетерелү нәтиҗәсендә, Сарапул өязенә Селты һәм Уҗәл волостьлары кушыла. 6 нчы ревизия вакытында (1811) өяз составына Николаевск волосте өстәлә, Селты волосте Глазов өязенә бирелә (1817 елдан Селты һәм Уҗәл волостьлары Малмыж өязенә күчерелә). 1870 елга станнар саны өчтән (үзәкләре – Шаркан авылы, Воткинск Заводы, Каракүл авылы) – бишкә, волостьлар саны 39 га җитә; Воткинск Заводына полиция приставы билгеләнә. 1 нче станга (Дебёсы авылы, 1903–1904 елларда – Шаркан авылы) – Зур Пурга, Дебёсы, Зюзино, Липовка, Петропавловский, Полозово, Тойкино, Тыловай, Чутыр һәм Шаркан волостьлары; 2 нче станга (Июльское авылы, 1880–1904 елларда – Воткинск Заводы) – Гольяны, Завьялово, Июльское, Нечкино, Перевозное, Светлое, Сосновка һәм Якшур-Бодья волостьлары; 3 нче станга (Ижевск Заводы, 1880–1904 елларда Сарапул авлы) – Ижевск-Нагорный, Ижевск-Заречный, Люк, Иске Венья волостьлары; 4 нче станга (Әгерҗе авылы) – Әгерҗе, Зур Нырья, Бураново, Кияс, Козлово, Нылга-Жикья, Пурга, Сарапул һәм Юрино волостьлары; 5 нче станга (Каракүл авылы) – Арзамас, Воткинск, Галаново, Исәнбай, Каракүл, Мазунино, Сүҗде (Мостовое) һәм Чыкалда волостьлары керә.

1880–1904 елларда 2 полиция районы эшли: Ижевск (аңа 3 нче станнан Ижевск-Нагорный һәм Ижевск-Заречный волостьлары бирелә; 1905 елдан әлеге волостьлар 4 нче станга теркәлә) һәм Воткинск (Воткинск волостеннан тора). 1880 елга станнардагы волостьлар саны 36 га калдырыла; бу үзгәреш вакытында Липовка, Полозово һәм Тойкино волостьлары – 1 нче станнан 2 станга, Сосновка һәм Якшур-Бодья волостьлары – 2 нчедән 1 нчегә, Нечкино волосте – 2 нчедән 3 нчегә, Завьялово волосте – 2 нчедән 4 нчегә, Люк һәм Иске Венья волостьлары – 3 нчедән 4 нчегә, Козлово, Сарапул, Юрино волостьлары – 4 нчедән 3 нчегә, Мазунино волосте – 5 нчедән 3 нчегә күчерелә. 1892 елда 2 нче станда Кельчино волосте барлыкка килә; 1893 елда Липовка волосте чыгарыла; 1895 елда станга, Пермь губернасы Оханск өязеннән алынып, Кама волосте өстәлә (1896 елда волость составыннан 1903 елда бетерелгән Галево волосте аерыла).

1905 елда 5 стан урынына 7 стан төзелә: 1 нче станга (Дебёсы авылы) – Зур Пурга, Дебёсы, Петропавловский, Тыловай, Тойкино һәм Чутыр волостьлары; 2 нче станга (Шаркан авылы) – Зюзино, Сосновка, Шаркан, Полозово һәм Якшур-Бодья волостьлары; 3 нче станга (Воткинск Заводы) – Июльское, Кама, Кельчино, Светлое һәм Перевозное волостьлары; 4 нче станга (Ижевск Заводы) – Зур Нырья, Завьялово, Люк, Ижевск-Нагорный, Ижевск-Заречный, Нылга-Жикья һәм Иске Венья волостьлары; 5 нче станга (Тимеевка а., 1916 елдан – Әгерҗе авылы) – Әгерҗе, Бураново, Исәнбай, Кияс, Пурга һәм Юрино волостьлары; 6 нчы станга (Сарапул авылы) – Гальяны, Козлово, Мазунино; Нечкино һәм Сарапул волостьлары; 7 нче станга (Каракүл авылы) – Арзамас, Галаново, Каракүл, Сүҗде (Мостовое) һәм Чыкалда волостьлары керә. Воткинск волосте кергән 1 полиция районы сакланып кала. 1906 елда 2 нче станда Түбән Лып волосте барлыкка килә. 1907 елда 4 нче станда Нылга-Жикья волостеннан Кыйлуд волосте аерылып чыга, 3 нче станда Кама волостеннан кабат Галево волосте бүленә, Исәнбай волосте (5 нче стан) 7 нче станга теркәлә. 1915 елга волостьлар саны 43 кә җитә. XX нче йөз башында өяздә 12 земство участогы була.

Сарапул өязе халкы, башлыча, игенчелек (арыш, солы, бодай, арпа, борай, тары игелә), терлекчелек, һөнәрчелек (итек, башмак тегү) белән шөгыльләнә. Кәсепчелек: балык тоту, умартачылык, киез һәм киез итек басу, йон тетү, савыт-саба, арба, мичкә ясау, агач кыру-эшкәртү, агачтан җиһаз эшләү, чыпта сугу, мунчала төшерү, киндер сугу, известь яндыру, кирпеч сугу, тире һәм күн эшкәртү, заводлар өчен утын һәм күмер әзерләү киң таралыш ала; читкә китеп – олаучылык, урман кисү, судноларда эшләү, соңрак бурлак хезмәте белән шөгыльләнәләр.

Халыкның бер өлеше заводларда эшли. XIX йөз ахырында Сарапул өязендә 118 завод (34 – күн эшкәртү һәм күн әйберләр тегү, 24 – май язу, 16 – прәннек пешерү, 14 – кирпеч сугу, 6 – аркан ишү, 5 – шәраб, 2 – чуен кою, 2 – җилем кайнату, 2 – терлек мае эретү, 2 – аракы куу һ.б. заводлар), шул исәптән Воткинск (Кама-Воткинск) тимер кою заводы (1759 елда граф Шувалов тарафыннан нигезләнә, 1763 елда – Берг-коллегия, 1783 елда – Казна палатасы, 1798 елда Тау эшләре башлыгы идарәсе карамагына тапшырыла), Ижевск корал заводы (1760 елда граф Шуваловның хосусый милке буларак нигезләнә, 1763 елда казнага сатып алына; баштагы чорда – тимер, 1807 елдан корал эшләп чыгара) исәпләнә.

Өяз Идел буе һәм гомумроссия сәүдәсендә катнаша. XIX йөздә анда 14 ярминкә, 266 сәүдә урыны, 850 базар эшли. Өяз читкә икмәк, урман эшләнмәләре (Самара, Саратов, Әстерхан, Рыбинск, Архангельск шәһәрләренә); җитен, киндер, терлек мае (Казанга), күн, күн итек (Түбән Новгород, Эрбет һәм Минзәлә ярминкәләренә) һ.б.ны чыгара. Читтән чәй, балык, тоз, шикәр, тәмәке, бакалея һәм галантерея товарлары кертелә.

XIX йөз ахырында өяздә рус милләтеннән булган ир балалар өчен 1 өяз рухани училищесе, 1 өяз һәм 1 приход училищесе, хосусый пансион һәм 52 башлангыч халык училищесе; кыз балалар өчен 1 өяз һәм 1 приход училищесе, 12 халык училищесе эшли. Татар авылларындагы мәчетләр каршында – мәктәпләр, хәлле халкы күп булган зур авылларда мәдрәсәләр була. Җәдитчә белем бирүче Буби мәдрәсәсе аерым танылу ала.

1920 елда Әгерҗе һәм Исәнбай волостьлары – ТАССРга, Ижевск-Нагорный һәм Ижевск-Заречный волостьлары – Вотяк автономияле өлкәсенә (1932 елдан – Удмуртия автономияле өлкәсе; 1934 елдан – Удмурт АССР), Сарапул өязенең бер өлеше (Кама буе чиге) Пермь губернасына кертелә. 1923–1937 елларда Сарапул округы – Урал өлкәсе, 1934–1937 елларда Киров крае составында була, 1938–1939 елларда Удмурт АССРга кушыла.

Чыганаклар

Памятная книжка Вятской губернии на 1866 и 1867 годы. Вятка, 1865.

Столетие Вятской губернии: В 2 т. Вятка, 1880–81.

Кустарная промышленность Вятской губернии: Стат. очерк. Вятка, 1882.

Вятская губерния // Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. СПб., 1904. Т. 10.

Памятная книжка Вятской губернии и календарь на 1916 год. Вятка, 1915.

Әдәбият

Эммаусский А.В. Исторический очерк Вятского края XVII–XVIII веков. Киров, 1956.

Автор – Д.Г.Мостафина