Эчтәлек

Тарихы

XV йөзнең икенче яртысы – XVI йөз уртасында династия башында Адаш Акчура тора, 1509 елда ул бөек Мәскәү кенәзе кул астына хезмәткә күчә. Иван IV заманында аңа биләмәгә мордва җирләре бүлеп бирелә.

XVII–XVIII йөзләрдә Акчурин морзалар нәселе вәкилләренең күпчелеге Пенза һәм Саратов төбәкләрендә яши. XVIII йөз ахырында хәзерге Башкортстан җирләренә күчеп утыра башлый. 1779 елда Оренбург губернасының Габдуллин авылы (хәзерге Татарстан Республикасы, Азнакай районы Илбәк авылы) йомышлы татарлары, алар арасында морзалар Надырша, Үмрәк һәм Кадрәк Урмаевлар (Урамәтовләр) һәм Акчурин морзаларның балалары Уфа губернасы, Нугай даругасы, Юрмат волосте башкортларыннан җирләр сатып алалар, соңрак аларның нәселләре Батыр һәм Балыклы авылларында (хәзерге Башкортстан Республикасының Фёдоровка районы) яши.

Сенатның 1796 ел, 1 декабрь Указы белән әлеге авылларда яшәүчеләр дворяннар нәселе кенәгәсенә кертелә. Кайберләренә морза дәрәҗәсе бирелә.

XVIII йөз ахырында Түбән Новгород губернасыннан морза А.Әхмәт гаиләсе яшәргә Бәләбәй өязенең Бүздәк авылына (хәзерге Башкортстан Республикасының Бүздәк районы) күчә. 1795 елда Краснослободск өязенең Адай авылыннан Бәләбәй өязенең Яңа Калмаш авылына (хәзерге Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы) Хансуар Рәҗәп улы; 1814 елда Мухай Рәҗәп улы Иске Калмаштан күчеп килә.

Акчурин морзалар XIX йөз – XX йөз башында шулай ук Краснослободск өязе Нөркәй, Яңа Аллагол, Рахмантамак (хәзерге Мордва Республикасы), Саратов губернасы Кузнецк өязе Яковлевка, Пәндәлкә, Чертанлы, Дёмино авылларында (хәзерге Пенза өлкәсе) яшәгәннәр. Аларның барысы да дәүләт крәстияннәре сословиесендә калганнар.

Танылган хәрбиләр, дипломатлар һәм дәүләт эшлеклеләре В.Г.Акчурин (1689–1760), С.В.Акчурин (1722–1790), генерал-полковник Р.С.Акчурин, хирург Р.С.Акчурин Акчурин морзалар нәселенә карый.

Сембер төбәге сәүдәгәр-фабрикантлары Акчуриннар да морзалар нәселеннән дип уйланыла.

Әдәбият

Бархатная книга. СПб., 1778. Ч.1.

Русский биографический словарь. СПб., 1886.

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор – И.Р.Габдуллин