Биографиясе

Типтәрләр катлавына кергән Абзановлар XVIII–XIX йөзләрдә Уфа өязе Байгилде авылында яшәгән.

Г.Абзанов 1812 елгы Ватан сугышында катнаша, тырышлыгы, үрнәк хезмәте өчен 1813 елда прапорщик дәрәҗәсенә ирешә.

1817 елда подпоручик чинында отставкага чыга. 1824 елдан регуляр казак гаскәрләренең 1 нче типтәр полкы сотнигы.

1825 елда Г.Абзанов һәм уллары Александр, Мөхәммәдвәли, Габделвәли Абзановлар Оренбург губернасы дворяннары катлавына теркәлгәннәр.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов для истории уфимского дворянства. Уфа, 1879.

Асфандияров А.З. История сёл и деревень Башкортостана. Уфа, 1997, Кн. 7.

Автор – И.Р.Габдуллин