Биографиясе

1918 елның 1 гыйнвары, Хайлар шәһәре, Кытай – 2011 елның 17 июле, Әнкара шәһәре, Төркия.

Хайлар шәһәрендә башлангыч мөселман төрки-татар мәктәбен (1929) һәм рус гимназиясен (1936) тәмамлый.

1930 еллар башында Хайларда «Төрки-татар җәмгыяте» эшендә катнаша. 1934 елдан Европа илләре вәкилләренең «Идел-Урал» бәйсезлек комитеты»нда эшли.

1936 елда Каһирәдәге Әл-Әзһәр университетына укырга керә, 1938 елда Варшавага китә һәм большевикларга каршы сәясәт алып баручы «Прометей» лигасында Г.Исхакыйның техник ярдәмчесе була. «Милли байрак» газетасына мәкаләләр яза.

1940 елдан Төркиядә: 1941–1944 елларда «Төрек мәдәнияте берлеге» конфедератив оешмасының «Идел-Урал» бүлеге әгъзасы; 1945–1947 елларда төрек армиясе офицеры, 1954–1956, 1958–1966 елларда НАТОның Әнкарадагы хәрби вәкиллеге бюросында тәрҗемәче.

1966 елдан Мюнхенда, 2001 елдан Әнкарада яши.

Эшчәнлеге

1966–1983 елларда «Азатлык» радиостанциясенең татар-башкорт редакциясендә (Мюнхен шәһәре, Германия); Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын СССРда яшәүче төрки халыкларның, бигрәк тә татарларның бәйсезлеге мәсьәләләренә юнәлтергә омтыла.

Мәкаләләрен эмиграциядәге мөселманнарның «Türkiye» («Төркия») газетасында, «Kırım («Кырым»), «Türk Yurdu» («Төрек йорты») журналларында бастыра, аларда СССР җитәкчеләренең милли сәясәтен тәнкыйтьли.

Әсәрләре

Гаяз Исхакый: Идел-Урал милли азатлык хәрәкәтенең бөек юлбашчысы // Казан утлары. 1994. № 2.

Исемдә калганнар // Идел. 2000. № 1–2.

İdil-Ural Davasi ve Sovyet Emperyalizmi. Ankara, 1963.

İdil-Uralda Hürriyet Mücadelesi. Ist., 1985.

Aklımda kalanlar: Hatıralar-Konuşmalar. Ankara, 2002.

Әдәбият

Барый Т. Гаяз Исхакый варисы // Мәдәни җомга. 1998. 30 янв.

Хәйри Ә. Гали батыр // Идел. 1999. № 12.

Автор – Г.Р.Заманова