- РУС
- ТАТ
Адилә Айда. Төркия дипломаты, тарихчы
1912 ел, Санкт-Петербург – 1992 ел, Әнкара.
Садри Максуди кызы. Истанбулда «Нотр дам де Сион» француз мәктәбен, Әнкара университетының хокук факультетын һәм тарих-филология факультеты аспирантурасын тәмамлый.
1932 елдан берникадәр вакыт дипломатия эшендә. Аннары Истанбул университетында: әдәбият факультетында француз әдәбияты һәм мәдәнияте тарихын укыта (1957 елга кадәр), бер үк вакытта «Cumhuriyet» («Республика») газетасында мәкаләләр бастыра.
1958 елда дипломатия эшенә кайта: 1958 елның көзеннән Берләшкән Милләтләр Оешмасында (Нью-Йорк) Төркия вәкиллегендә, 1959 елда Гаагада Төркия илчелегендә, 1960 елда Белградта Төркия илчесе киңәшчесе, 1967–1971 елларда Римда Төркия илчелеге ышанычлысы. 1963–1967 елларда тышкы эшләр министрының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе.
1976–1978 елларда Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе сенаторы. Төркия хатын-кызлары берлегенең президент-оештыручысы, Бөтендөнья хатын-кызлары конгрессы әгъзасы.
Хезмәтләре борынгы төрки халыклар тарихына, француз символист шагыйре Стефан Малларме иҗатына карый.
Әтисенә багышланган документаль-биографик китап авторы.
Садри Максуди Арсал. М., 1996.
Etruskler (Tursakalar) Turk idiler. Ankara, 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.