Эчтәлек

Гаилә аша нәсел дәвам иттерелә, балалар тәрбияләнә, кешеләр буыны алышына, картайган һәм эшкә яраксыз әгъзаларына кайгыртучанлык күрсәтелә. Гаилә шулай ук социаль сәясәтнең төп объекты булып тора. Гаилә турында төп чыганак булып халык санын исәпкә алу хезмәт итә. 2002 елгы халык санын исәпкә алуда (шулай ук 1994 елдагы микроисәпкә алуда да) гаилә түгел, ә «йорт хуҗалыгы» категориясе кулланыла. Гаиләдән аермалы буларак, йорт хуҗалыгы әгъзалары туганнар гына түгел, ә башка кешеләр дә (мәсәлән, ялланган эшчеләр) була ала; аннан тыш, мөстәкыйль яшәүче бер генә кешедән дә торырга мөмкин. Йорт хуҗалыгы барлыкка китерүче билгеләр: әгъзаларның бюджеты уртак (тулысы белән яки өлешчә) булу, аларның бергә яшәве һәм туклануы.

Татарстанда 1979 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, 852,5 мең гаилә (йорт хуҗалыгында 2 һәм аннан да күбрәк кеше булганда) исәпләнә. 1979–1989 елларда гаиләләр саны 116,4 меңгә арта (1989 елда 968,9 мең гаилә). Шул ук вакытта, гаилә саны халык санына караганда тизрәк үсә, бу яшь гаиләнең аерым яшәүгә омтылышында һәм гаиләдә әгъзалар саны кимүдә күренә. 1979 елда 2, 3, 4 әгъзалы гаиләләрнең өлеше 78,7% булса, 1989 елда ул 84,3% ка кадәр үсә, ә гаиләнең уртача зурлыгы 4 тән 3,7 кешегә кими. 2002 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәсе буенча, ТРда 1305,4 мең шәхси йорт хуҗалыгы (970,5 мең шәһәр җирлегендә, 334,8 мең авыл җирлегендә) теркәлгән; 4 һәм аннан аз кешесе булган йорт хуҗалыгы өлеше 88,7% (тиңдәш рәвештә 90,4 һәм 83,7%), йорт хуҗалыгының уртача зурлыгы 2,9 кеше (тиңдәш рәвештә 2,8 һәм 2,9 кеше). Хәзерге гаиләгә хас үзенчәлек – балалар санының азаюы. 2002 елда 18 яшьтән яшьрәк балалары булган шәхси йорт хуҗалыгы өлеше 45,3% күләмендә теркәлә (1989 елда гаилә 61,4%), шундый бер йорт хуҗалыгына уртача 1,49 бала туры килә. Шул ук вакытта бер балалы йорт хуҗалыгының өлеше – 59,2%, ике балалыларныкы – 34,7%, өч һәм аннан да күбрәк балалы йорт хуҗалыгының өлеше нибары 6,1% тәшкил итә. Гаиләдә балалар саны кимү туымның кискен төшүе белән аңлатыла. Ихтыяҗларның үсүе, бала үстерүче эшләүче аналарның үтә мәшгульлеге кайбер гаиләне, теләсәләр дә, аз бала белән чикләнергә мәҗбүр итә. Хәзерге гаиләнең формалашуы чагыштырмача иртә яшьтә башлана. Өлкән һәм кече буынның аерым яшәүгә омтылышын чагылдыра торган – ата-ана һәм балалардан торучы гадәти гаиләләр киң таралыш ала. Гаиләнең мондый үсеш каршылыклары сәбәбе – яшьләрнең никахлашуга һәм гаилә тормышына җитәрлек әзер булмавы, гаиләнең тотрыксызлыгы.

«Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында» (1999) ТР Законы нигезендә яшь гаиләләргә 15 елга кадәр ваклап түләү шарты белән торак сатып алуда, төзүдә яки үзгәртеп коруда ярдәм күрсәтелә. 2002–2010 елларга «Торак» максатчан федераль программа составына керүче «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» кече программасы кысаларында яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсен хәл итү максатында дәүләт ярдәме исәбеннән торак сатып алуга, шул исәптән торак сатып алу яисә шәхси йорт төзү өчен торак-ипотека кредиты яки займ алганда беренче взносны түләү өчен субсидияләр бирелә. 2007 елдан «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» дип аталган федераль закон гамәлдә, аның нигезендә баласы икенче булып яки аннан соң туган гаиләгә ана (гаилә) капиталын алу хокукы бирелә.

2009 елда Татарстан Республикасының Гаилә кодексы гамәлгә кертелә (13.1.2009 елда ТР Президенты М.Ш.Шәймиев тарафыннан имзалана). Аерым алганда, федераль законга караучы РФ субъектлары карамагындагы гаилә мөнәсәбәтләре, шул исәптән 16 яшькә җиткәнче никахлашу тәртибе һәм шартлары, ир белән хатынның фамилия сайлау, балага исем һәм фамилия бирүдә үзенчәлекләр, опекунга (попечительгә) бала тәрбияләгән өчен акчалата түләүнең тәртибе һәм күләме, тәрбиягә бала алган ата-анага түләү күләме, тәрбиягә бала алган гаилә турында килешүләр рәсмиләштерелә.

Әдәбият

Народонаселение. Энцикл. словарь. М., 1994.

Автор – Ф.Г.Борһанов