Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 129 км, Минзәлә пристаненнан 37 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Дыреевка авыл советы, 1935 елдан – Матвеевка районы Кузлуковак авыл советы, 1963 елдан Минзәлә районы Аю авыл советы составында. Халык саны – 87 кеше (1930 ел, руслар), 90 кеше (1939 ел, руслар), 60 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.