Тарихы

Авыл 1719 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Чебенле исеме белән дә телгә алына.

XVIII–XIX гасырның беренче яртысында халкы типтәрләр һәм асаба башкортларга бүленә. Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек; балыкчылык, арба һәм чана ясау, кәрҗин һәм чабата үрү, тал кайрысы сатып алу һәм печән әзерләү тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Пугачевчылар ягында көрәшә.

ХХ гасыр башында авылда мәчет (1874 елдан), мәктәп (1849 елдан), тимерче алачыгы, 2 бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3638 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

1970 елларда авыл Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә. 1977 елның 26 декабрендә торак пунктлар исемлегеннән төшереп калдырыла.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда "Ык буе" колхозы оеша, 1950 елда «Кама» колхозына керә.

Мәгариф һәм мәдәният

1960 еллар ахырында авылда «Кама» колхозы идарәсе, авыл советы, тулы булмаган урта мәктәп, клуб, китапханә, медицина пункты урнаша.

Күренекле кешеләре

Г.Р.Нәҗипова (1961 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Милли музее генераль директоры (2006 елдан).

Халык саны

1795 елда – 216,
1816 елда – 406,
1834 елда – 542,
1859 елда – 854,
1870 елда – 925,
1884 елда – 1016,
1897 елда – 931,
1906 елда – 1095,
1920 елда – 1222,
1958 елда – 578 кеше.