Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән 116 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Шәтке авыл советы, 1944 елдан Игим авыл советы составында. Халык саны – 505 кеше (1930 ел, руслар), 231 кеше (1963 ел, руслар).

1970 еллар башында Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә. Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.