Беренче эш итеп саннарга күз салыйк: татарлар – Россиядә сан буенча икенче урындагы төп халык; 2010 елгы халык исәбен алу буенча – 5 310 мең кеше. Шуларның 2 012 меңе Татарстанда яши.

Кем соң бу биш миллион ярым татар?

Татар халкының төп үзәге Идел буе һәм Урал алды территориясендә формалаша. Татарларның даими һиҗрәте үз эшен эшли: хәзер татарлар Россиядә бөтен җирдә диярлек һәм дөньяда сибелеп яшиләр.

Яшәү территориясенә бәйле рәвештә:

Идел буе – Урал алды татарлары – иң күпсанлы төркем. Бу төркемгә Казан, Касыйм татарлары, мишәрләр, керәшен татарлар һәм нагайбәкләр керә. Казан татарлары эчендә типтәр, пермь, Нократ татарлары һәм башка этнографик төркемнәре бар.

Себер татарлары арасында Тубыл (тубыллык), Төмән (туралы), Бараба, Том буе (чат, эушта, колмак) татарлары һәм этносословиеле бохари төркеме аерып күрсәтелә.

Әстерхан татарларын юрт, кундра татарларына һәм нугай чыгышлы карагашларга бүләләр.

Польша-Литва татарлары – мөстәкыйль этник төркем булып тора. Алар XIV–XVII йөзләрдә Алтын Урдадан һәм татар ханлыкларыннан Бөек Литва кенәзлегенә күчеп утырган хәрби-йомышлы татарлар берлеге буларак формалаша.

XIII–XV йөзләрдә татарлар белән бәйле булган хәзерге кайбер халыклар һәм этник төркемнәр (Кырым татарлары, нугайлар, башкортлар, карачайлар, балкарлар, кумыклар һ.б.) тарихи үсеш процессында мөстәкыйль этнослар буларак формалашалар.