Эчтәлек

Алабуга шәһәрендә урнашкан.

Эшләүчеләр саны — 500 кеше (2022). 1961 елда Бондюг чыганагының берничә разведка скважинасыннан 1958 елдан башлап нефть чыгарган Бондюг эреләндерелгән промыселы җирлегендә «Прикаманефть» нефть промыселы идарәсе буларак оештырыла. 1970 елдан — «Прикаманефть» НГДУы. НГДУ составында: нефть чыгаручы 3 цех, нефтьне әзерләү һәм кудыручы 2 цех, катламнарның басымын нормада тоту, скважиналарны җир астында ремонтлау, җитештерүне автоматлаштыру цехлары. Республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан 9 административ район территориясендәге 22 чыганакны эшкәртә. Чыганакларның күпчелеге катлам басымын саклау алымы белән кудыргыч скважиналарга су кудырып эшкәртелә. Түбән Кама сусаклагычы сулары астында калу зонасында урнашкан кайбер чыганаклар (Бондюг, Беренче Май чыганаклары) басымнан дамбалар белән саклана, скважиналардан файдалану эшләре дамба алдындагы мәйданчыклардан, махсус корылган нигезләрдән торып алып барыла. Гидротехник корылмаларда 150 дән артык скважина эшли.

Нефтьнең 20% тан артык өлеше нефть бирүчәнлекне арттыру хисабына чыгарыла, моның өчен катламга физик-химик, геологик-физик басым ясау алымнары комплекслы автоматлаштырыла. 1975 елда нефть чыгаруның максималь еллык күләменә ирешелә (5 млн 845 мең т). 2013 ел башына барлыгы 160,0 млн т, елына уртача 2 млн т дан артык нефть чыгарыла. Чыгарылган продукциянең сулылыгы 86%, скважиналардан файдалануның төп ысулы — насос куллану. 2012 ел башына 2350 дән артык скважина бораулана, файдалану фондын 1040 чыгаручы һәм 430 басым тудыручы скважиналар тәшкил итә. Нефть җыюда герметик система кулланыла. Нефтьне комплекслы әзерләү 4 җайланмада башкарыла. Табигатьне саклауга (бигрәк тә Түбән Кама милли паркы зонасында эшләгәндә) зур игътибар бирелә.

НГДУ — шәһәр коручы предприятие, Алабугада тораклар, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, социаль-мәдәни объектлар, мәктәпкәчә, спорт учреждениеләре һ.б. төзелеше заказчысы. «Прикаманефть»нең санаторий-профилакторие, балаларны сәламәтләндерү лагере, ат спорты мәктәбе һ.б. бар. Күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 11 кешегә — РСФСР, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, 18 кешегә — ТРның атказанган нефтьчесе, 2 кешегә — РСФСРның атказанган геологы, 1 кешегә — РФнең атказанган энергетигы, 4 кешегә ТАССР, РСФСРның атказанган төзүчесе, 2 кешегә ТРның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемнәр бирелә; 3 кеше — Ленин ордены, 7 кеше — Октябрь Революциясе, 22 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 кеше — Халыклар дуслыгы, 20 кеше — «Почёт билгесе», 19 кеше — 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары, 1 кеше — Дуслык ордены медале белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: В.М.Шестернин (1958–1961), Б.Л.Сапгир (1961–1973), Ә.К.Мөхәммәтҗанов (1973–1979), М.Ш.Җәләтов (1979–1985), Н.К.Җамалетдинов (1985–2007), Г.Н.Шариков (2007–2017), А.А.Лаптев (2017–2020), И.Д.Михайлов (2021 елдан).

Әдәбият  

Абзянов М., Мухаметзянов А., Фархутдинов А. Вышки над Камой. К., 1978;

Золото Прикамья. Елабуга, 1998.

Автор — Г.Я.Мәүлетова