Эчтәлек

Эшләүчеләр — 800 дән күбрәк кеше (2012). 1979 елда «Ямашнефть» НГДУы нефть промыселларының берсе җирлегендә оештырыла. «Нурлатнефть» карамагына эшкәртелүче Ивашкино–Кече Сөлчә, Ульянов, Карамалы, Нурлат чыганаклары бирелә, соңрак 12 вак чыганак өстәлә. 2007 елда ТРның 5 административ районы территориясендә — 28, 2012 елда 31 чыганак эшкәртелә. Үзәкләштерелгән сәнәгый базалары Нурлат шәһәрендә урнашкан. «Нурлатнефть» нефть һәм газ чыгаручы 4 цехны, катламнарның басымын нормада тотучы цехны, нефтьне әзерләү һәм кудыру цехын, сәнәгый базага хезмәт күрсәтүче 5 цехны үз эченә ала. «Нурлатнефть»тә авыр суыртылучы күкертле, үтә үзле нефть чыгарыла. НГДУ чыганакларын эшкәртү фильтрация агымнарының юнәлешен үзгәртә барып, циклик рәвештә су кудыру белән үзенчәлекле. Нефть чыгаруны арттыру өчен, катламга һәм скважинаның забой алдына физик-химик, геологик-физик, гидродинамик тәэсир итү алымнары кулланыла. Нефть җыю системасы герметиклаштырылган. Чыгарылучы продукция составында 66,5% су була. «Нурлатнефть»нең барлык нефть промыселлары комплекслы автоматлаштырылган һәм телемеханикалаштырылган. 2004 елдан җитештерү белән автоматлаштырылган идарә итү системасын реконструкцияләү уздырыла. Эшкәртелүче нефть чыганаклары нефть чыгаруны арттыруның алдынгы алымнарын сынау һәм җитештерүдә куллану буенча полигон буларак та файдаланыла.

«Нурлатнефть», шулай ук 17 бәйсез нефть компаниясе тарафыннан чыгарылган нефть җиңел фракцияләрне тоту технологиясе булган 2 модернизацияләнгән җайланмада әзерләнә. 2005 елдан 1 нче группа сыйфатлы нефть тапшырыла. 2001 елдан НГДУда эксперимент рәвешендә Бөгелмә механика заводында җитештерелгән, штангаларга һәм күчергечкә динамик басымны киметү, тирәнлек насосларының куллану вакытын озайту, энергия чыгымнарын минималь дәрәҗәгә төшерү мөмкинлеге бирүче чылбырлы күчергечләр гамәлгә кертелә. 2005 елдан «Нурлатнефть»тә берьюлы-аерым файдалану технологиясе үзләштерелә, моның нәтиҗәсендә бер скважина белән катламнарында төрле басым булган берничә горизонт эшкәртелә. Лениногорск катламнарның нефть бирүен арттыру һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсенә кергән Актүбә канат-контейнер, пакер алымнары һәм катламны гидроысул белән өзү җиһазлары идарәсенең «бөгелүчән труба» җайланмасы ярдәмендә НГДУ скважиналарында Россиядә беренче тапкыр ачык горизонталь кәүсәдә катлам, идарә ителеп, кислота кулланып өздерелә. 2007 елның 1 гыйнварына 3,45 млн т (шул исәптән 2006 елда 1,898 т) нефть чыгарыла. 1454 чыгаручы һәм 320 басым тудыручы скважина файдаланыла. Прогрессив алымнар белән чыгарылган нефть еллык продукциянең 30% ын тәшкил. 2005 елда «Нурлатнефть» идарәсе карамагына табигый битум чыганаклары тапшырыла. 2006 елда, Әшәлче чыганагында пар-гравитация дренажы алымын кулланып, битумлы нефть чыгару башлана (тәүлеккә 9 т га кадәр).

«Нурлатнефть» идарәсе шулай ук вак нефть компанияләренә хезмәт күрсәтә. НГДУда пычранган җирләрне элеккеге хәлгә кайтаруга, чишмәләрне төзекләндерүгә, әйләнә-тирә мохиткә техноген тәэсирне киметүгә даими игътибар юнәлтелә.

«Нурлатнефть» — шәһәр формалаштыручы предприятие; Нурлат шәһәрендә тораклар, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният объектлары, мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре һ.б. төзелешләрнең заказчысы. Ял базасы, җәйге сәламәтләндерү лагере, спорт комплексы, тулай торагы, ярдәмче хуҗалыгы бар.

«Нурлатнефть»нең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 2 кешегә — РФ, ТРның атказанган геологы, 3 кешегә — ТРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, 12 кешегә — ТРның атказанган нефтьчесе, 3 кешегә — ТРның атказанган транспорт хезмәткәре, 3 кешегә — ТРның атказанган төзүчесе, 1 кешегә — ТРның атказанган сәнәгатьчесе, 1 кешегә ТРның атказанган юристы исемнәре бирелә, 1 кеше — ТР Дәүләт бүләге лауреаты; 1 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 3 кеше — 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны», 2 кеше «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: Р.З.Сафуанов (1979–1986), М.М.Хуҗин (1986–2003), И.М.Салихов (2003 елдан).

Әдәбият

НГДУ «Нурлатнефть»: Вчера, сегодня, завтра: Нефтегазодобывающему управлению — 25 лет. К., 2004.

Авторлар — Г.Я.Мәүлетова, Р.Р.Әхмәдуллин, А.Х.Гомәров